Архив рубрики «ФОЛЬКЛОР»
Җырлы-биюле уеннар җыентыгы
КҮЧЕРҮ – Җырлы-биюле уеннар җыентыгы
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
С. Миӊлекәй
Презентация: “Татар халык уеннары”
КҮЧЕРҮ- Татар халык уеннары (Презентация)
Максатлар:
1. Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
Прочитать остальную часть записи »
Санамышлар
Безнең нәни дускайлар.
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Кечкенәләр төркемендә режим моментлары үткәрү
Кече яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый.
Татар халык уеннары
1. “Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:
Татар халык уеннары – 2
Дәвамы. Башы монда: Татар халык уеннары
28. “Борынга шырпы кыстыру”. Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 3
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2
16) Ак, димә, кара, димә…
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 1
Балалар өчен җырлы-биюле уеннар
1) Ак калач яки коймаклар
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 1
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте
Татар халык иҗаты әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль–әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар һәм башкалар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген үстерәләр.
Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия.
КҮЧЕРҮ – Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте презентациясе
Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле
Фольклордан: баланы чәбәк-чәбәк иттерү
Чәп-чәп иткәч үсеп кит,
Чәп-чәп ит тә йөреп кит,
Белгәнеңне сөйләп кит.
Фольклордан: баланы тәпи йөрергә өйрәткәндә
Минем улым бик тәти.
Минем улым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
Фольклордан: баланы “үчти-үчти” сикерткәндә
Фольклордан: баланы үс-үс иттергәндә
Физик яктан чыныктыру, үстеру өчен бәбигә төрле күнегүләр (кул-аякларыннан тотып гимнастика ясату, «үчтеки» итү, тез өстендә биету, ике куллап, баланың күкрәгеннән аякларына кадәр сыпырып, «үс-үс» иттерү) ясарга кирәк. Халык әнә шундый күнегүләр эшләткәндә әйтелә торган махсус әсәрләр, юаткычлар иҗат иткән. Юаткычларның кулланылыш максаты – бәбинең күңелен ачу, дәртләндерү.
Фольклордан: баланы юатканда
Халык авыз иҗаты:
Елама, бала, елама,
Йокың килгән, озама,
Атаң кайтыр — куй суяр,
Бер ботын сиңа куяр,
Бабаң кайтыр — бал бирер,
Анаң кайтыр — май бирер, Прочитать остальную часть записи »
Фольклордан: баланы уятканда
Халык авыз иҗаты:
Тор, тор, тургай,
Таң, таң ата бугай,
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чырык, чырык, чырык!
Фольклордан: баланы йоклатканда
Бишек жырлары, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади итеп әйтергә омтыла. Бишек жырларын борынгы заманадан ук әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар.
Баланы юындырганда укыла торган шигырьләр
Бишек җырлары
Ана һәм Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яш буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Ул сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.