Фольклордан: баланы чәбәк-чәбәк иттерү
Чәп-чәп иткәч үсеп кит,
Чәп-чәп ит тә йөреп кит,
Белгәнеңне сөйләп кит.
***
Чәбәк-чәбәк әбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Кызыбызга бүләккә.
***
Нәни кызым төймә күк,
Кечкенә генә тәңкә күк,
Алма, алма, алма күк,
Кечкенә генә салма күк.
***
Чәбәк-чәбәк әткәсе,
Биетеп тора әнкәсе,
Такмак әйтә апасы,
Өзелеп тора тәтәсе,
Авызын-күзен мимылдатып
Карап тора әбкәсе.
***
Әйдә, әйдә, Зөбәйдә,
Бии-бии үс әйдә,
Үсеп җит тә гүзәл җәйдә,
Гөлләргә су сип әйдә.
Эх, куллар чабыгыз,
Ямьле бала чагыгыз.
Чәбәкәй (Х.Халиков)
Минем сеңлем Тәнзилә,
Әлегә бик бәләкәй.
Ә шулай да инде ул
Итә белә чәбәкәй.
Менә шулай, менә шулай.
Итә белә чәбәкәй.
Әллә инде шуңарга
Сеңлем бигрәк сөйкемле.
Чәбәк-чәбәк иткәндә
Очып китәр шикелле.
Менә шулай, менә шулай
Очып китәр шикелле.
Көн дә көтәм мин аның
Тып-тып йөреп киткәнен.
Ул чәбәкәй иткәндә
Беркөн биеп киткәнмен.
Менә шулай, менә шулай
Үзем биеп киткәнмен.
Без чәбәкәй итәбез (Н.Измайлова)
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Безнең Солтан бәләкәй.
Ул – акыллы, ул – тәтәй,
Килмә монда, кәҗәкәй!
Баланың телен ачтырганда
Әт, әт-тә дип әйт,
Әтәч койрыгы бирәм.
Ән, ән-нә дип әйт,
Әлбә бирәм.
Ап, ап-па дип әйт,
Ак алма бирәм,
Әп, әб-әби дип әйт,
Әфлисун бирәм,
Тешеңә йомшак булыр.