Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклордан: баланы тәпи йөрергә өйрәткәндә

Әти, әти, әттәти,

Минем улым бик тәти.

Минем улым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

***

 

Бас, кызым, эзеңә,

Күз тимәсен үзеңә;

Асыл гөлләр үсеп тора,

Синең баскан эзеңә.

***

 

Тәп-тәп атлап китә бу,

Шкафларга җитә бу,

Тәп-тәп йөреп зур үскәч,

Мәктәпләргә китә ул.

***

 

Яле, кил әле, кил әле,

Килә аласың микән.

Нәни аякларың белән

Баса аласың микән.

***

 

Минем кызым кечкенә,

Бик охшаган үземә.

Әкрен басып, вак-вак атлап

Кил, күз нурым, яныма.

 

***

 

Бу кемнәрнең бәбие?

Тыпыр-тыпыр тәпие.

Нәнидер бармаклары,

Алсудыр яңаклары.

Бик кечкенә булса да,

Тәпи йөри башлады.

 

Тәт-тәт бас (Х.Исмәгыйлев)

Әйдә, улым,

Киттек тәт-тәт!

Атлап шәп-шәп,

Таза бас!

 

Тәт-тәт атла,

Йәт-йәт атла,

Ялгыз басма,

Ипләп бас!

 

Бас-бас дөп-дөп,

Типсен гөп-гөп,

Баскан җирең

Селкенсен!

 

Беренче адым (Ә.Бикчәнтәева)

Камил әле бик кечкенә,

Үрмәләп йөри инде,

Ә елкага бүген менә

Ул тәпи-тәпи килде.

 

Бүлмәсеннән залга хәтле

Килде берүзе генә,

Ул үзе дә бик куанды,

Куандырды безне дә.

 

– Әттәтә, әттәтә,

Камил йөри башлаган,

Яңа елны тәпи басып,

Зур үсеп каршылаган.

 

Беренче адымнар (Ә.Кәри)

Илгиз нинди үскән бала:

Үзе торып баса ала!

Батыраеп атлап китә,

Аяклары “тып-тып” итә.

Әй күңелле була аңа!

“Тәпи йөрим!” – дип куана.

 

Энебез тәпи китә (А.Нигъмәтуллин)

Атлап-атлап килә ул,

Алпан-тилпән килә ул.

Бер чүгә дә бер тора,

Лып итә дә утыра…

 

Яшь вакытка ни җитә! –

Тагын мүкәләп китә.

Инде шактый юл үтә,

Ишек катына җитә.

 

Ничек итсә дә итә,

Энебез тәпи йөри,

Үзенчә тәти йөри,

Егыла, тәки йөри.

 

Шигырь – Башмаклар. А.Барто
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий