Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклордан: баланы уятканда

Халык авыз иҗаты:

 

Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай,

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

***

Йә, сандугач, күзең ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

***

Таң, таң ата, таң ата,

Сагышлы ай да бата.

Кояш нурына күмелеп,

Бәбкәем йоклап ята.

***

Үтеп китте кара төн,

Алда-якты, матур көн.

Бәхетле булсын таңың,

Әйдә, балам, уйнап-көл!

***

Уян, балам, тиз уян,

Качып китте төн-куян.

Йомшак кына чәчләреңнән

Сөеп, иркәләп куям.

***

Чәчләрең камыш булсын,

Гәүдәләрең – зифа тал.

Кояш белән бәхет килә,

Таң нурларын күреп кал.

***

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

***

Төн пәрдәсе ачылды,

Якты нурлар чәчелде.

Тор, балакай, битең ю,

Тарап алчы чәчеңне.

***

Тор, тор, кызым, тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Син яраткан курчакларың

Күптән торганнар инде.

***

Чырык, чырык, тургай,

Тәрәзәмә кунмый;

Бер кечкенә кошым бар,

Алып чыгып булмый.

***

Гөр-гөр, гөлдергү

Гөрләр күгәрчендер бу.

 

Күгәрчен авызыннан (Х.Сәлимов)

– Гөлдергү, гөлдергү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тарап  үргән чәчләре,

Өсте-башы бик ару.

– Гөлдергү, гөлдергү,

Бер әдәпле кыздыр бу,

Мәктәп дигән бакчада,

Чәчәктер бу, гөлдер бу!

Шигырь – Күгәрчен авызыннан. Х.Сәлимов

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий