Фольклордан: баланы юатканда
Халык авыз иҗаты:
Елама, бала, елама,
Йокың килгән, озама,
Атаң кайтыр — куй суяр,
Бер ботын сиңа куяр,
Бабаң кайтыр — бал бирер,
Анаң кайтыр — май бирер,
Агаң кайтыр — тай бирер,
Шул тайларга менәрсең,
Куй койрыгын имәрсең.
***
– Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая китте әнкәсе?
– Каенлыкка җиләккә,
Рәйсәгә бүләккә.
Балам нигә елыйсың? (Ә.Синугыл)
Татлы ризык алларыңда,
Сайлап аша сыйлысын.
Балдан татлы бала чагың,
Балам, нигә елыйсың?
Борчылырлык бернәрсә юк,
Хикәятләр тыңлыйсың…
Берәү сине кыерсытмый,
Балам, нигә елыйсың?
Яннарыңда уенчыклар,
Алар белән уйныйсың…
Атаң-анаң күз алдыңда,
Балам, нигә елыйсың?
Елак-мылак (Р.Вәлиева)
Елак- мылак,
Йомры колак,
Безнең Бикә
Бигрәк елак.
Әле елый
Юкны юрап,
Әле елый
Нидер сорап.
– Миңа,- ди,- су
Бирегез, – ди.
Иә килегез
Берегез,- ди.-
Песиемне
Юындырам,
Тәти итеп
Коендырам…
Иә, күр инде,
Күрегез,- ди,-
Тотмадыгыз
Берегез,- ди,-
Песием, – ди,-
Суны түкте,
Кулларымны
Тырнап китте.
Ягез инде,
Берегез, – ди,-
Тизрәк тотып
Бирегез,- ди,-
Әнә шулай –
Юкны юрап,
Аны сорап,
Моны сорап
Көне буе
Йөри елап.
Елак -мылак,
Йомры колак,
Безнең Бикә
Бигрәк елак.
Шулай булмый
Бит инде,
Кит инде!..
Шигырь – Елак-мылак. Р.Вәлиева
Елак-мылак (Х.Халиков)
Булган, ди, бер
Елак-мылак,
Ертык колак.
Энеләрен
Уяткан, ди,
Иртүк елап.
Елаган, ди,
Ашаганда,
Эчкәндә дә,
«Эссе!» диеп,
Җылы җилләр
Искәндә дә.
Елаган, ди,
Чебен очын
Үткәнгә дә,
Аягына
Чебеш басып
Киткәнгә дә…
Елак-мылак
Әле һаман
Елый, имеш,
Елаганга
Ике күзе
Кылый, имеш.
Бәләкәй егет (Х.Халиков)
Әннә кирәк булса да,
Мәммәм кирәк булса да,
Йоклар чагы җитсә дә,
Авызыннан имезлек
Читкә төшеп китсә дә,
Елый башлый энебез.
Әйтерсең лә:
«Миңа, – ди,
Имезлекне бирегез…»
Юкка түгел елавы,
Шулай нидер соравы.
Ала шундук көлеп тә,
Тиздән әле ул безгә
Күрсәтәчәк йөреп тә:
Ул бәләкәй егет лә.
***
Бәби карыйм, уйнатам,
Елаганда юатам.
Җилкәмә дә менгерәм.
Шырык-шырык көлдерәм.
Син бик матур, дим,
Бер йөрерсең тәпи, дим.
Авыз-борының ап-ак, дим.
Тешкәйләрең вак-вак, дим.
Комментарии: |