Яңа фикерләр:

postheadericon Бармак уеннары 3

Карга килгән – казан аскан,

Чыпчык килгән – бәрәңге әрчегән,

Торна килгән – камыр баскан,

Сыерчык килгән – аш бушаткан,

Тилгән килгән – бүлгән,

Моңар биргән, моңар биргән,

Моңар биргән, моңар биргән, (чәнти бармакка җитеп),

Моңар бирмичә калдырган,

Мич астынан куян чыга:

Пырыйк, пырыйк, пырыйк! (Кытыклыйлар)

***

 

Песи, песи, пес итәр, ( Баланың кул аркасын сыйпыйлар)

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр! (“Алып” өлгермәсә, кул сыртына “чәп” итәләр)

***

 

Баш бармак:

– Бал ашыйсы килә.

Имән:

– Чиләктән алып ашыйк

Урта:

– Сорамыйчамы? Тотылырбыз.

Атсыз: – Юк, котылырбыз.

Чәнчә: – Сез котылсагыз да, мин котыла алмам, мин кечкенә, чаба алмам.

***

 

Карга килер – казан асар,

Тургай килер – тоз салыр,

Ябалак килер – ялап калыр,

Бүдәнә килер – бүлеп бирер,

Монысына бирер, монысына бирер,

Монысына бирер, монысына бирер,

Монысына тими калыр:

Казан төбен кетер, кетер, кетер. (Баланың уч төбен кытыклыйлар)

***

 

Карга килде – казан асты,

Торна килде – тоз салды.

Саескан килде – салма салды,

Күгәрчен килде – күп ашады,

Кетеки бәби туймый калды.

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер.  (Баланың уч төбен кытыклыйлар)

***

 

Карга килгән – казан аскан,

Саескан килгән — су салган,

Күгәрчен килгән — сөт салган

Чыпчык килгән — май салган

Бусы ашаган, бусы ашаган,

Бусы ашаган, бусы ашаган.

Бусы, кечкенә булганга,

Кетер-кетер казан кырган.

***

 

– Бармак, бармак,

Кайда булдың?

– Бу абый белән

Баланга бардым,

Бу абый белән

Ярма ярдым,

Бу абый белән

Чәй эчтем,

Бу энем белән

Биергә төштем.

***

 

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак ут кабыза,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

***

 

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Ура барма утын яра,

Атсыз бармак ат куа,

Чәнти бармак чәй эчә.

***

 

Бу бармак — бабай,

Бу бармак — әби,

Бу бармак — әти,

Бу бармак — әни,

Бу бармак — нәни бәби,

Аның исеме — Чәнти.

***

 

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чәби,

Нәни бәби.

***

 

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

 

Уң кул була,

Сул кул була,

Ә уң кул була тәти.

Тәти кул белән ашарга

Өйрәтте мине әти.

***

 

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

***

 

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Уң кулым, сул кулым,

Менә сиңа куш кулым.

***

 

Менә минем бармаклар,

Шаян алар, шук алар!

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

***

 

Менә минем бармаклар,

Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз һәм чәнти,

Бик дус алар, гел бергә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий