Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклордан: баланы үс-үс иттергәндә

Физик яктан чыныктыру, үстеру өчен бәбигә төрле күнегүләр (кул-аякларыннан тотып гимнастика ясату, «үчтеки» итү, тез өстендә биету, ике куллап, баланың күкрәгеннән аякларына кадәр сыпырып, «үс-үс» иттерү) ясарга кирәк. Халык әнә шундый күнегүләр эшләткәндә әйтелә торган махсус әсәрләр, юаткычлар иҗат иткән. Юаткычларның кулланылыш максаты – бәбинең күңелен ачу, дәртләндерү.

 

Халык авыз иҗаты:

Yc-үc, үс итә,

Балам үсеп тә җитә.

Булчыл, булчыл, булчыл бул,

Бүдәнәдәй тулчыл бул!

Yp куяныдай күзле бул,

Адәм тапмас сүзле бул!

 

Минем кулым түгел,

Әйшә-Батман кулы,

Коенганың – Идел суы,

Йөрер юлың – атаң юлы,

Торыр җирең – бабаң җире,

Сайрар телең – анаң теле,

Карышма да тибешмә,

Яңа кердең инешкә,

Киерелгәндә – киртә буе,

Сузылганда – солы буе.

Yc-үc-үс!

Халык авыз иҗаты – Үс

***

 

Әт иткән, бәт иткән –

Кәҗәбез кая киткән?

Кәҗәбез суга киткән,

Минем бәби зур үскән.

Үс, үс, үс!

***

 

Аю баласы булсын,

Бүре баласы булсын,

Бүреккә саласы булсын,

Әбисенә, бабасына,

Атасына, анасына,

Шәфкатьле бала булсын,

Үзе сөйкемле булсын.

***

 

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын.

Бәхетле, тәүфикълы булсын,

Ата-анасына шәфкатьле булсын.

***

 

Әбисенә, бабасына,

Атасына, анасына

Шәфкатьле бала булсын,

Сүзе үтемле булсын,

Үзе сөйкемле булсын.

Зу-у-ур үсс!

***

 

Yc, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың,

Аягың җиргә терәрсең,

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр апкайтып,

Әнкәеңне сыйларсың.

***

 

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий