Фольклордан: баланы йоклатканда
Бишек жырлары, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади итеп әйтергә омтыла. Бишек жырларын борынгы заманадан ук әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар.
Халык авыз иҗаты:
Әлли-бәлли итәр бу,
Әлли-бәлли итәр бу,
Ефәк читле бишектә
Оеп-йоклап китәр бу.
Шулай оеп йоклагач,
Менә үсеп җитәр бу.
Әлли-бәлли итәргә
Сыгылмалы сиртмәсе.
Төн йокысын өч булеп
Тирбәтәдер әнкәсе.
Тәти уенчык алырга
Базарга китте әткәсе.
«Әнә, әттәм кайта» дип,
Каршы чыга бәбкәсе.
Ерак икән каласы,
Көтә икән, баласы.
«Әнә, әттәм», дигәч тә,
Каршы чыгар анасы.
Балам, балам, и балам,
Бигрәк булган бу балам.
Әткәсенә, әнкәсенә
Хезмәт итәр бу балам.
Әлли-бәлли итәр бу
Әлли-бәлли итәр бу.
Халык авыз иҗаты – Әлли-бәлли итәр бу, ефәк читле
***
Әлли-бәлли көйләрмен,
Хикәяләр сөйләрмен.
Сиңа теләк теләрмен,
«Бәхетле бул», диярмен.
Йокла, балам, йом кузең,
Йом-йом кузең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әлли-бәлли ит, балам,
Йокыларга кит, балам;
Гүзәлемнең гүзәле,
Йөрәгемнең үзәге.
Халык авыз иҗаты – Әлли-бәлли көйләрмен
***
Әлли-бәлли итәр бу,
Йоклап кына китәр бу,
Йоклап киткәч, төшендә
Әллә ниләр күрер бу.
Әллә ниләр күрер ул,
Тәпи йөреп китәр ул.
Тәпи йөрер, йөрер дә,
Үceп буйга җитәр ул.
Үceп буйга җиткәчтен,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укып,
Галим булып кайтыр бу.
Галим булып кайткачтын,
Мулла булып калыр бу.
Мулла булып калгачтын,
Бәлеш ашап йөрер бу.
Халык авыз иҗаты – Әлли-бәлли итәр бу, йоклап кына китәр бу
***
Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Казаннарга китәр бу,
Казаннарда укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Халык авыз иҗаты – Әлли-бәлли итәр бу, йокыларга китәр бу
***
Минем балам булыр бу,
Ир арысланы булыр бу,
Сикереп атка менәр бу,
Илләр кичеп йөрер бу.
Тауга каршы менәр бу,
Яуга каршы барыр бу,
Илен-йортын саклаган
Батыр данын алыр бу!
Халык авыз иҗаты – Минем балам булыр бу
***
Әлли-бәлли итәр бу,
Олы булып үсәр бу,
Олы булып үскәчтен,
Мәктәпләргә китәр бу.
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу.
***
Әлли-бәлли, әлекәй,
Йокың килә, бәбекәй;
Йокла-йокла, гөлием,
Кая, битең үбием.
***
Башың янга борылган,
Күзләрең дә йомылган;
Кая тагын үбием,
Тыныч йокла, гөлием.
***
Әлли-бәлли ит, улым,
Карлыгачым, былбылым,
Тыңла минем сүземне,
Я йом, бәгърем, күзеңне.
***
Әлли-бәлли, бәү итә,
Кызым йокыга китә.
Әнкәй мәми пешереп,
Әткәйне эштән көтә.
***
Әлли-бәлли итәрсең,
Тыныч йоклап китәрсең.
Шулай тыныч йокласаң,
Бик тиз үсеп китәрсең.
***
Чү, чү, балам, чү, балам,
Сине бишеккә салам.
Син йокыга киткәнче
Үзем яныңда калам.
***
Песи, песи – нечкәбил,
Бала тирбәтергә кил.
Эшләсәң, буш калдырмам,
Кулларыңны талдырмам –
Майлы коймак бирермен,
Җылы сөт эчертермен.
***
Песи, песи, нечкәбил,
Бала тирбәтергә кил.
Җылы җирдә яшәрсең,
Ап-ак күмәч ашарсың.
Тәмле сөтләр эчәрсең,
Ашап туйгач уйнарсың,
Уйнап туйгач йокларсың.
Бәлли-бәү!
Син – минем нәнием (Э.Шәрифуллина)
Син — минем нәнием,
Табигать җимеше.
Син — минем җирдәге
Йөрәгем тибеше.
Синдә ул кояшның
Яктысы, нурлары.
Син булсаң ямьләнә,
Яшәрә җир шары.
Яңгырның шифасы,
Җылысы син, балам.
Җиремә гомерлек
Җыр булып кил, балам.
Күлләрдәй серле ул
Күзләрең карасы.
Күзеңә төбәлгән
Туган ил карашы.
Син — минем нәнием,
Табигать җимеше.
Син — минем җирдәге
Йөрәгем тибеше.
Бердәнберем син минем (Ф.Зыятдинова)
Алтыным ла син, диеп,
Ялкыным ла син, диеп,
Үстерәм бәбкәемне
Иркәләп-сөеп.
Улыкаем син минем,
Колынкаем син минем;
Юлыма нур сибүче
Бәхетем минем.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү.
Син – минем ышанычым,
Бердәнберем дигәнем;
Син — бөркетем, лачыным,
Илгә буләгем.
Матур булып үсәрсең,
Батыр булып үсәрсең,
Ак өметем син минем,
Бәхетем минем.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Бәлли-бәү, бәлли-бәү…
Бала йокысы (М.Җәлил)
Ак мамык мендәрнең эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә сокланып үләрлек.
Күкрәген тутырып еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене аз гына суланган.
Битләре пар алма, миләүшә керфеге.
Тир белән чыланган ефәк чәч бөртеге.
Өстеннән ул тибеп очырган юрганын,
Өч бөртек кашын да җыерган булган ул.
Бадьянмы, нәркизме хуш исле кочагы,
Куенында, билгеле, иң сөйгән курчагы.
Шылт иткән тавыш юк, бүлмәдә шундый тын,
Кешеләр сөйләшә үзара шыпыртын:
“Чү, акрын, идәнгә нык басып йөрмәгез,
Йокласын туйганчы, уята күрмәгез.”
Бүлмәдә өч чебен бар иде,
Аны да шәл белән кудылар өлкәннәр ягына.
Күрегез, никадәр кадерле
Баланың йокысы да назлы күңеленә ананың.
Шигырь – Бала йокысы.М.Җәлил
ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:
Комментарии: |