Яңа фикерләр:

postheadericon Нәниләр өчен зур тупта күнегүләр

Фитбол (инглиз теленнән «fit» – савыктыргыч, «ball»  туп) – нәниләр өчен бик кызыклы шөгыль. Ул аларның аппетитларын һәм йокыларын яхшырта, мускулларын ныгыта. Беренче күнегүләрне балага 2 атна тулгач ук башларга була. Тик бала ашаганнан соң кимендә 1сәгать үткән булырга тиеш.

 

 1. Сабый тупта корсагында ятсын. Аны алга-артка, уңга-сулга,  түгәрәк буенча селкетегез.

Күк-кү, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык,

Наиләгә баллы калак

кертеп чык,

Илдарга сөт куйган идем,

Ашамаса, эчеп чык!

Илдусның башына

бал сөртеп чык,

Галинең башына

май сөртеп чык!

Әлфиягә баллы кашык,

Майлы ботка биреп чык!

 

Гадәттә, «Ку-ку, чыпчык» мавыктыргычын сөйли-сөйли баланы аркага кочтырып алга-артка селкетәләр.

 

2. Аннан соң бәбине аркасына яткызып бу күнегүләрне кабатлагыз.

Күк-кү, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык,

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.

3. Сабый тупта корсагында ятсын. Аны йомшак кына итеп өскә-аска селкетегез.

 

4. Сабый тупта корсагында ятсын. Баланы балтырыннан тотыгыз. Аның аякларын бөкләгез һәм төзәйтегез.

Күк-кү, карга,

Калага барганың бармы?

Галине күргәнең бармы?

Күгәрчен, карга, чәүкә, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык!

 

5. Идәнгә берничә вак уенчык таратыгыз. Сабый тупта корсагында ятсын. Аны балтырыннан тотыгыз.  Сез аның, башта бер кулын, аннары икенче кулын туптан алып, уенчыкларны алырга тырышканын күрерсез. Сезнең шөгылегез бик күңелле уенга әйләнәчәк.

Күк-кү, чыпчык,

Минем кызыма (улыма)

Уенчык алып чык.

 

Күк-кү, чыпчык,

Минем матур кызыма (улыма)

Тәмле прәннек алып чык.

 

 6. Бәбине тупка аркасына яткырыгыз.  Сабыйны беләкләреннән тотып әкрен генә утыртыгыз. Шул торышта, тупта тигезлек саклап, аны берничә секунд тотыгыз. Аннары яңадан аркасы белән тупка яткырыгыз.

Зур тубына утырып

Кызым бакчага бара.

Килеп җитәм дигәндә

Егылып төшеп кала:

Бух! (Баланы аркасына яткырыгыз)

 

Гадәттә, бу шигырьне сөйли-сөйли өлкән кеше аякларын  алга сузып, баланы шунда утырта. Сабыйның кулларыннан тота һәм үзенең аякларын салмак кына күтәрә һәм  төшерә:


«Тәпиләргә» утырып,

Улым бакчага бара.

Килеп җитәм дигәндә

Егылып төшеп кала:

Бух! (Аяклар төшерелә)

 

7. Бу күнекмәне 8-9 айлык балалар белән ясарга киңәш ителә. Сабыйны идәнгә бастырыгыз, ул куллары белән тупка тотынсын. Ә сез аның шулай ничә секунд тора алуын күзәтегез (баланы башта тотып торырга мөмкин).

Туп-туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә, ярмабыз да,

Оста тота кулыбыз. (Ә.Бикчәнтәевадан)

 

КҮЧЕРЕРГӘ – Нәниләр өчен зур тупта күнегүләр

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий