Яңа фикерләр:

postheadericon Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте

Рисунок1Татар халык иҗаты әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль–әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар һәм башкалар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген үстерәләр.

Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия.

 

КҮЧЕРҮ – Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте презентациясе

 

“Бишек җырлары”

Музыка – сәнгатьнең бер тармагы. Ул үз телендә дәрт-омтылышлар, тойгы–кичерешләр хакында сөйли, кешенең кәеф – халәтен, моң-сагышларын әйтеп бирә.

Музыка – ул кеше күңеленә нык тәэсир итүче, тойгылар уятучы матур аһәңле авазлар җыелмасы.

 

“Бала тормышында бишек җырлары”

Халыкның иң беренче педагогик әсәрләре, һичшиксез, бишек җырлары. Ул җырларда аналарның өметләре, ышанычлары, баласын игелекле, итагатьле, мәрхәмәтле итеп күрү теләге чагыла. Чыннан да, аналарның йөрәк түреннән чыккан ана телендә яңгыраган бишек җырлары – тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырмаслык һәм алмаштырмаслык хәзинә ул.

Бишек җырлары мәшһүр татар классиклары Дәрдемәнд, Н.Думави, Г.Тукай һәм башкалар мөрәҗәгать иткән. Әйе, нарасыйның күңеленә үз теле белән бергә, халыкка һәм туган иленә, туган җиренә мәхәббәтне бишек җырлары иңдерә. Бишек җырлары баланы тынычландыру, тирбәтеп йоклату өчен хезмәт итә.

 

“Йокы алдыннан”

Гафу әйлә кичер мине, Аллаһым!

Бик еш була кәҗәләнеп елауларым;

Кайсы чакта артык шаян булып китеп,

Берчак юктан гына ямансылауларым.

 

Кичерелсәче, Раббым, бәгърем – әти, әни,

Дәү әнием, апайларым, бабай, әби…

Хозурында гәһәр яшем түгеп телим,

Кабул әйлә, Раббым, әле мин бик “нәни”.

***

 

Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр

(Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр);

Иртә белән мин торганда, матур булып,

Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.

 

Һәм бер эшне әнкәемнең исенә төшер,

Дисен аңа бер фәрештәң: ”Коймак пешер!”

Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтен,

Раббым, Сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.

 

 

“Әлли-бәлли бәү” (Дәрдмәнд сүзләре, Р. Ахиярова муз.)

Кыйгач кашым,

Асыл ташым.

Йоклаек икәү.

Йокла иркә, йокла, бәбкә,

Әлли – бәлли бәү!

 

Җилбер-җилбер, син бик тилбер,

Күбрәк уйныйсың!

Ал гөлләрне, сөмбелләрнне

Өзми куймысың!

 

Кил, гөлкәем сөмбелкәем,

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә, йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли – бәү!

 

Колынкаем, кил, җанкаем,

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә, йокла бәбкә

Бәүкәй, бәлли – бәү!

 

Бишек җырлары – ананың үзенчәлекле догасы ул. Бишек җырлары, эндәшләр һәм әйтемнәр, юаткычлар һәм мавыктыргычлар халыкның шигъри иҗат җимешләре булу белән бергә, нәниләрнең эстетик, физик һәм интелектуаль  тәрбия бирүнең отышлы чаралары да булып  хезмәт итәләр.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“148 нче “ВАСИЛЕК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ӘБҖӘЛИМОВА ГӨЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“53 нче “ДЮЙМОВОЧКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МОРОЗОВА АЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий