Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Транспорт төрләре”

21_184___________4d2b6a47af5beЗурлар төркеме өчен

Максат: транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.

 

Геометрик фигураларны таный белү күнекмәләре бирү, төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру.

 

Дәрескә әзерлек эшләре: иртәнге якта рольле-сюжетлы “Автобус” уенын уйнау; юл хәрәкәтен, машиналарны күзәтү; экскурсия вакытында юл аркылы чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

 

Җиhазлау: транспорт төрләре рәсемнәре, уенчык светофор, “Юл билгеләре” дидактик уены,  транспорт рәсемнәре белән пазло, геометрик фигуралардан ясалган трактор рәсеме, машина руле (уенчык), сандык, бака бибаба курчагы, “Автобус” уенына урындыклар.

 

Кулланылган алымнар: табышмаклар чишү, рәсемнәр карау, “Светофор” шигырен тыңлау (Гөлфия Юнысова сүзләре), “Юлларда тәртип булсын” (В.Вәлиева сүзләре hәм көе) җырын җырлау.

 

 

 

Дәрес барышы:

 

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче. Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, барыбызга да күңелле булсын – хәерле көн телик.

 

Бу – минем күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

Күзләр уянды.

Бу – минем колаклар, (кулларны колакка куялар)

Колаклар уянды.

Бу – минем куллар, (кулларны сыпыралар)

Куллар уянды.

Бу – минем аяклар, (аякларны сыпыралар)

Аяклар уянды. (аякларны тыпырдаталар)

Без уяндык!

Без уяндык!

Хәерле көн сезгә!

 

Тәрбияче: Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә карап матур итеп елмаяегыз (балалар елмаялар). Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

Без бүген сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә  нинди транспортка утырып барып була?

– Машинага, автобуска, поездга…

– Күп кешеләр утырып йөри торган транспортны җәмәгать траспорты дип йөртәләр. Кабатлыйк әле.

– Җәмәгать траспорты.

– Сез тагын нинди җәмәгать траспортларын беләсез?

– Трамвай, троллейбус, автобус, поезд, самолет, теплоход h.б.

– Балалар, траспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була әле?

– Коры җир траспорты, hава транспорты, су транспорты.

– Коры җир транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк машиналары, җиңел машиналар, җәмәгать транспортлары, поездлар h.б.

– Су транспортына нәрсәләр керә?

– Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар h.б.

– Һава транспортына нәрсәләр керә?

– Самолетлар, вертолетлар.

– Дөрес, балалар, бик яхшы.

– Без бүген сәяхәткә автобуска утырып барабыз. Автобусны йөртү өчен шофер кирәк. Малайлар арасыннан кем шофер була? (Бер малайны шофер итеп билгеләп куям).

– Ә хәзер барыгыз да автобуска утырыгыз. (шофер уенчык рульне тотып утыра). Башка малайлар hәм кызларның да автобусны йөртәселәре килгәндер, зур үскәч, барыгыз да шофер булырсыз әле. Ә хәзер “Шофер булам” җырын бергәләп җырлап алыйк.

 

Шофер булам (Ә.Хәйретдинов көе., Х.Халиков сүзләре)

Бакчага барып йөргәнче

Җәяүләп көн дә,

Әллә шофер булыйм микән,

Әтием мин дә?

 

Алай булса, мә машина,

Хәзер үк йөрт син.

Рулен борам, машинам ник

Бер адым китсен.

 

Рульне әти тоткан иде,

Киттек дип кенә,

Машина тузан туздырып

Элдертте генә.

 

“Кызык булдыңмы”, дип бәлки

Көлеп йөрерсез,

Үсим генә, шофер булам,

Менә күрерсез.

 

– Ә хәзер җәмәгать транспортында үз-зүеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшерик, нинди кагыйдәләр беләсез.

Балалар җавап бирә:

– Автобуста ишеккә сөялеп барырга ярамый – ишек ачылып китәргә мөмкин, куллар белән ишеккә тотынырга ярамый – бармакларың яки кулың кысылу куркынычы бар.

– Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

– Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.

– Бер-береңне этеп, уйнап барырга, тәртипсезләнергә ярамый.

– Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.

 

Тәрбияче. Менә балалар, без беренче тукталышка килеп тә җиттек. Бу тукталыш – юл билгеләре тукталышы. Юлда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен юл билгеләрен яхшы белергә кирәк. Әйдәгез, уйнап алабыз.

 

(“Юл билгеләре” уены)

Без автобуска утырып пассажирлар булып барган идек, ә хәзер җәяүлеләр булабыз. Икенче тукталышка җәяү генә барабыз. Бу тукталышта нәрсә күрәсез, балалар?

– Светофор.

– Светофор ул – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче, урамдагы хәрәкәтне көйләп торучы. Светофорның ничә төсе бар?

– Өч төсе бар.

– Нинди төсләр?

– Кызыл, сары, яшел.

– Дөрес, балалар. Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярамый. Ә сары төс игътибарлы булырга куша. Яшел ут янганда гына урам аркылы чыгарга була. Светофор турында Гөлфия Юнысова бик матур шигырь язган, шуны тыңлап үтик әле.

 

Светофор. Гөлфия Юнысова

Озын агайның өч күзе:

Кызыл, сары, яшел ут.

Икесе сүнеп торганда,

Берсе яна шунда ук.

 

Юл аша чыкканда, hәркем

Карый шушы күзләргә.

hәрбер күзнең – үз фәрманы,

hич кирәкми сүзләр дә.

 

Сары күз янса – “Көтеп тор”,

“Тукта” – кызыл янганда,

“Тизрәк бул, алга атла” –

Яшел күз елмайганда.

 

– Светофорда нинди ут янганда гына урам аша чыгарга ярый?

– Яшел ут янганда гына чыгарга ярый.

Тәрбияче. Бик яхшы, балалар, шәhәр урамында светофор машиналарга дөрес итеп юл күрсәтсен өчен светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырырга кирәк. (Ике бала ярышып светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштыра).

Физкультминут “Җир, су, hава”.

Алдагы тукталышка рәхим итегез. Балалалр, карагыз әле, бу нинди сандык микән? Хикмәтледер бу, әйдәгез ачып карыйк. (Сандыкны ачам, аннан бибабо курчагы – бака килеп чыга).

–        Мин бака-ка, сезгә килдем кунакка. Исәнмесез, дусларым. Мин сезне күптән көттем, сезгә уен әзерләп куйдым. Рәхим итегез дусларым.

 

“Домино” уены (юл билгеләре белән).

–        Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы. Сез миңа бик ошадыгыз. Минем сезнең тапкырлыкны да тикшереп карыйсым килә, шуның өчен мин сезгә табышмаклар әзерләдем:

 

Бака-ка, бака-ка,

Барлык бала баш вата.

Табышмакларны белсәгез,

Бөтен халык шакката.

Табышмакларны тыңлагыз.

Юл чатында тора батыр:

Күзләре төрле-төрле.

Берсен йома, берсен ача –

Аны белә hәр кеше. (Светофор)

 

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган,

Озын булып сузылган. (Юл)

 

Ат түгел ул, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми. (Трактор)

 

Нинди гаҗәп өй бу?

hәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина,

Бар ашаганы бензин. Бу нинди өй? (Автобус)

 

Канаты бар, җилпеми,

Эче җылы, җил тими. (Самолет)

 

Ияремә менәләр,

Өзәнгемә тибәләр.

Йөгертәләр, чаптырталар,

Кирәк җиргә китәләр. (Мотоцикл)

 

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, бака, уеннарың hәм табышмакларың өчен, син дә безгә бик ошадың, без сине үзебез белән бакчага алып китәбез.

– Урра, урра, мин бакчага барам!

– Балалар, мин сезгә бер рәсем алып килдем әле, игътбар белән карагыз, нинди транспорт сурәтләнгән?

– Трактор рәсеме.

– Әйтегез әле, рәсемдәге трактор нинди геометрик фигуралардан тора?

– Турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат, өчпочмак, овал.

– Бик дөрес, балалар, рәхмәт сезгә.

– Балалар, мин сезнең уенчыкларыгызны кечкенәләр төркеменә уйнарга биреп торган идем, алар уйнаганнар-уйнаганнар да пазл кисәкләрен урынына куярга онытканнар. Әйдәгез әле дөрес итеп урнаштырып, уенчыкларны урынына куябыз. Уенчыклар алар тәртип булганны яраталар. (Балалар төркемнәргә бүленеп, транспорт төрләрен төзиләр)

– Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты, кабат искә төшерик әле –  транспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була?

– Коры җир транспорты, hава транспорты, су транспорты.

– Коры җир транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк машиналары, җиңел машиналар, җәмәгать транспортлары, поездлар h.б.

– Су транспортына нәрсәләр керә?

– Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар h.б.

– Һава транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк ташый торган hәм пассажир самолетлары, вертолетлар.

– Балалар, сез дә миңа бик ошадыгыз бүген, бигрәк тә Ильвина, Әлфинә, Зилә hәм Рәниф актив булдылар, рәхмхт сезгә. Без өйрәнгән транспорт төрләре көн дә юлда йөри, алар юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрсен дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек безнең көндәлек юлдашыбыз булсын. Ә хәзер барыбыз бергәләшеп “Юлларда тәртип булсын” җырын җырлыйк.

 

Юлларда тәртип булсын. (В.Вәлиева сүзләре hәм көе)

Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан бел барысын да.

Кагыйдә бемәүчеләрне

Зур бәла көтә юлда.

 

Кушымта: Урамда, урамда

Шау-гөр килеп уйныйбыз,

Юлларда, юлларда

Бер дә тәртип бозмыйбыз.

 

Без-беребезне хөрмәт итеп,

Урамда йөрик әле.

Кагыйдәне бер дә бозмыйк,

Син – шофер, мин – җәяүле.

 

Кушымта: Урамда, урамда

Шау-гөр килеп уйныйбыз,

Юлларда, юлларда

Бер дә тәртип бозмыйбыз.

–        Рәхмәт, балалар. Ә хәзер автобуска утырып, бакчабызга кайтыйк.  (“Автобус” уены дәвам итә).

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәhәре

 “78 нче “ ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗИГАНГИРОВА РӘЗИЛӘ ХАДИ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий