Яңа фикерләр:

postheadericon Баланы юындырганда укыла торган шигырьләр

Бу шигырьләрне баланың битен, кулларын юганда сөйләргә була:

Су (Б.Рәхмәт)

Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю,

Ю, ю, ю, ю, ю!

Туңдыра ич,

Салкын ич бу су.

Ай-ай, ай, ай, ай!

Туңдырса да ю,

Әйбәт салкын су:

Ю, ю, ю, ю, ю!

 

Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 

Юныс

Юныс юына суда.

Мунчала, сабын кулда.

Юа-юа юылган –

Сабын суда юк булган.

 

Юындырганда

(Халык авыз иҗаты)

Салкын су, чиста су,

Баламның битләрен юсын,

Баламның күзләрен юсын.

Битләре алсулансын,

Күзләре ялкынлансын,

Куллары таза булсын.

 

Баланы мунча чапканда

(Халык авыз иҗаты)

Атаң кискән утын түгел,

Анаң яккан мунча түгел.

Аюдай ага бул,

Бүредәй бөгә бул.

Аю баласы, бүре баласы,

Мунча ташы, бүрәнә башы.

 

Картны күрсәң “бабай” диген,

Карчыкны күрсәң “әби” диген,

Яшьне күрсәң “абзый” диген,

“Җиңги” диген,

Тәмле-татлы телле бул!

 

Атаң ташы түгел –

Мунча ташы!

Минем кулым түгел –

Әйшә-Батманның кулы!

Минем телем түгел –

Идел кичкән инәкәләр теле.

 

Кәбестәгә су салдым,

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Ят та йокла,

Тор да уйна!

 

Халык авыз иҗаты – Баланы мунча чапканда

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий