Яңа фикерләр:

postheadericon Төрле интонацияле шигырьләр

 

Әгәр дә бала интонацияләрне дөрес итеп кулланырга өйрәнсә, аның сөйләме сәнгатьле булыр.

 

Бу шигырьләрне балага укыгыз. Аңа сорау һәм өндәү интонацияләренең аермасын күрсәтегез. Соңыннан шигырьләрне ятлап, рольләргә дә бүлешеп сөйләргә була.

 

 

 

Песи һәм чыпчык (А.Нигъмәтуллин)

– И син, Чыпчык, нәнием,

Кайда соң синең өең?

– Хөрмәтле Песи агай,

Минем йортым юк бугай…

– Әйдә минем йортыма –

Рәхим ит курортыма!

– Хөрмәтле песи агай,

Миңа килешмәс алай.

Сез бит мине ашарсыз!

– Ах, сез, Чыпчык, начарсыз!

 

Казлар, казлар (К.Тәхау)

– Казлар, казлар, га-га-га,

Әйдә киттек елгага.

Чумып-чумып йөзәрбез,

Чиста булдык, диярбез.

– Кыйгак, кыйгак, га-га-га,

Без бармыйбыз елгага.

Без болай да ап-аклар,

Кызыл тәпи ак казлар.

– Казлар, казлар, га-га-га,

Кермәгез сез бакчага!

Елга буе чирәмлек –

Сезгә азык җитәрлек.

– Кыйгак, кыйгак, га-га-га,

Без бармыйбыз бакчага.

– Казлар, казлар, га-га-га,

Әйдә киттек елгага!

 

 

Нәкый Исәнбәтнең ” Бала белән Куян ” шигырен уенчык куян белән сәхнәләштерергә була.

Бала белән Куян (Н.Исәнбәт)

—      Әй, Куян, ак Куян,

Син узең сак Куян.

Әйт әле, нәрсәдән

Күзләрең кыелган.

—      Мин — Куян, ак Куян,

Колагым сак Куян.

Күзләрем кыелды

Кайгыдан, куркудан.

—      Әй, Куян, аппагым,

Әйт әле бер генә:

Син нидән куркасың,

Посасың гел генә?

—      Мин посам ерткычтан,

Аучыдан, кош-корттан,

Тешлиләр тәнемне,

Аталар мылтыктан.

Мин — Куян, ак Куян,

Калтырыйм куркудан.

Яшеренер җирем юк,

Поскалап тик торам.

—      Әй, Куян, ак Куян,

Бездә тор, кил безгә.

Уйнарбыз бергәләп,

Тимәбез без сиңа.

 

Түбәндәге шигырьне балага берничә тапкыр тиешле интонация белән укыгыз. Бала әбинең үрдәкләрен ничек итеп су буена куганын күрсәтсен. “Тәртипсез йөрмәгез” дигән җөмләдә бармак белән янасын. ”Тизрәк очып кайтыгыз”,  дип кулы белән чакырсын.

 

Әби белән үрдәкләр

Үрдәкләрем, көшегез,

Су буена төшегез.

Мине ныклап тыңлагыз,

Бик тәртипсез йөрмәгез.

Эләксәгез төлкегә,

Калырсыз сез көлкегә.

Ярда бер төлке ята,

Үрдәкләрне күзәтә.

Тизрәк очып кайтыгыз,

Оягызга качыгыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий