Яңа фикерләр:

postheadericon Кычкырып һәм пышылдап укый торган шигырьләр

Кычкырып һәм пышылдап укый торган шигырьләр баланы үз тавышының көче белән идарә итәргә өйрәтәләр.

Түбәндәге шигырьләрне бер генә балага да укырга була, ә балалар төркемендә шөгыльләнсәгез тагын да кызыграк була. Сез “кикрикүк” дип әйткәч, икенче “кикрикүк” сүзен алар хор белән кычкырырга тиеш. Мондый күнегүләр бик файдалы, алар балаларның эмоцияләрен чыгарырга ярдәм итәләр.

 

Минем әтәчем (Ә.Исхак)

Минем әтәчем

Бик иртә тора:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Бик матур итеп

Сузып кычкыра:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Очып менә ул

Койма башына:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Һәркем соклана

Аның тавышына:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Ул тирә-якка

Борылып карый:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Кем нәрсә эшли,—

Һәммәсен барлый:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Туктап торуны

Ул бер дә белми:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Безне тырышып

Эшләргә өнди:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Паровоз

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап.

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Сыбызгы яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

Уу-уу-уу!

Бик куп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Чың-чың-чың!

Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!

Дың-дың-дың!

Зур паровоз уфылдый:

Пуф-пуф-пуф!

Пуф-пуф-пуф!

Буген нинди ардым, ди:

Уф-уф-уф!

Уф-уф-уф!

 

Кычкырып укый торган шигырьләргә караганда пышылдап укый торган шигырьләр сабыйларга авыррак биреләләр. Пышылдап сөйләшүе бик җиңел түгел, шуңа күрә уен формасында шөгыльләнергә кирәк. Роберт Миңнуллинның “Әниемә  ял кирәк” шигырен пышылдап укыгыз.

Әниемә  ял кирәк (Р.Миңнуллин)

Әй, кызлар!

Әй, малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш-тыныгыз!

Кошкай син дә җырлама!

Пескәй, син дә мырлама!

Бозау син дә мулама!

Акбай, син дә улама!

Шаулама син дә тирәк! —

Әниемә ял кирәк!

 

Шигырь – Әниемә ял кирәк.Р.Миңнуллин

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий