Артикуляция гимнастикасы
Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытып, ачык һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнү өчен кирәк. Артикуляция күнегүләрен бала белән көзге алдында үтәгез.
КҮЧЕРЕРГӘ – Артикуляция гимнастикасы
1. Ишекләр. Әни төймәгә баса – дзинь-дзинь (имән бармагыгыз белән баланың борын очына басыгыз), Айрат ишекне ача (авызыгызны зур итеп ачып күрсәтегез).
2. Фил. (Иреннәрегезне алга таба сузыгыз)
3. Елмаю. Айрат ничек елмая?
(Балага елмаеп күрсәтегез)
4. Шар. Шарны тиз-тиз кабартам (авызыгыз эченә һава җыегыз), һәм һавасын чыгарам (һаваны чыгарыгыз).
5. Көрәк. Кулда – көрәк. Гел кар көрәп ныгый беләк. (Р.Миңнуллиннан)
(Аскы иренегезгә телегезне киң итеп чыгарып салыгыз)
6. Таган (Качели). Без таган атынабыз! Биеккә атлыгабыз! Кояшка атылабыз! Без таган атынабыз! (Р.Миңнуллиннан)
(Телегезне чыгарыгыз, өскә күтәрегез – аска төшерегез)
7. Тәмле кайнатма. Әни җәен кыяр тозлый, тәмле кайнатма ясый, барыбыз да, кыш җиткәчтен, “җәй”не яратып ашый. (Л.Шәех)
(Кайнатма тәмле дип, иреннәрегезне ялагыз)
8. Энә. Мин яңа күлмәк тектем, җиңнәрен кыска иттем. (Р.Вәлиева)
(Телегезне очлы итеп чыгарыгыз)
9. Тау. Әйдәгез, тауга барыйк, чанада шуып калыйк. (Җ.Тәрҗеманов)
(Тел очы белән аскы тешләрегезгә таяныгыз, телегезнең урта өлешен күтәрегез)
10. Бант. (Тел очы белән аскы тешләрегезгә таяныгыз, телегезнең урта өлешен күтәрегез, өске тешләрегез белән телегезне җиңелчә генә тешләгез)
Комментарии: |