Яттан сөйләү өчен шигырьләр
Балалар шигырь тыңларга һәм яңгырашлы рифмалы шигырьләрне ятан сөйләргә яраталар. Аларга Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Бари Рәхмәт, Әнәс Кари, Абдулла Алиш әсәрләре аеруча ошый. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган “Гали белән Кәҗә”, “Безнең гаилә” , “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” әсәрләре балаларны эстетик, рухи, экологик тәрбияләүдә зур роль уйный.
Түбәндә мин нәниләргә яттан сөйләү өчен җиңел шигырьләр китерәм.
Гали белән кәҗә (Г.Тукай)
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Туп (Ә. Бикчәнтәева)
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште, дип.
– Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
Мияу (Р.Миңнуллиннан)
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
Маэмай (М.Җәлил)
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә…
Чебиләр (М.Хөсәен)
Өй алдында чебиләр:
– Чип-чип-чип! – дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.
Күпереп тора йоннары,
Ул – аларның туннары.
Чыпчык (Ф.Яруллин)
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, – ди,- чык.
Алдый ул беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Әтәч (Г.Лотфи)
Иртән бик иртә тора,
Канат кагып кычкыра:
– Кикрикүк! Кикрикүк!
Тор иртәрәк: эшең күп…
Иртән (Д.Гарифуллин)
Кикрикүк иртән тора,
Һава ярып кычкыра:
– Торды инде кошлар, – ди, –
Уяныгыз, дуслар, -ди.
Ашыгырга куша ул
Балалар бакчасына.
Анда тәмле әйберләр
Пешкән, ди, барчасына.
Әгәр соңга калсагыз,
Тәмле әйбер бетәр, ди.
Сездән алда барыр да,
Песи алып китәр, ди.
Дәү әнием (Ә. Бикчәнтәевадан)
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә:
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
-Син бик кадерле безгә,
Озак яшә, – диябез.
Әни кирәк (Р.Миңнуллиннан)
Көннәр якты булсын өчен,
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Яз җитә (Ф.Кәрим)
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгаларда бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып, тып-тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып, чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшҗкелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар!
Яз, яз, яз җитә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып, тып-тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Безнең гаилә (Г.Тукай)
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм песи,
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул.
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Кызыклы шәкерт (Г.Тукай)
— Әйдәле, Акбай, өйрән син,
арт аягың белән тор;
Аума, аума, туп-туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,
зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар,
эш белү уңайсыз ул!
Бала белән күбәләк (Г.Тукай)
– Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
– Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Комментарии: |