Яңа фикерләр:

postheadericon Баланың сөйләм телен ничек үстерергә?

5

Баланың  теле гаилә эчендә әнисе  белән әтисе  ярдәмендә  ачыла. Гадәттә, бала иң беренче “әни”, “әти”, “әби”, “бабай”, “тук-тук”, “мияу”, “һау-һау”, “аю”, “туп” сүзләрен әйтә. 1,5 яшьтән алып 2 яшькә кадәр аның актив сүзлегендә 25 сүз була, ә кайберәүләренең 90 сүзгә кадәр җитә. 3 яшьтә баланың сүзлеге  1000 сүзгә якын була.

 

 

Баланың сөйләм телен  ничек үстерергә соң?

 

1. Бала белән күбрәк аралашыгыз, сөйләмегезне бозмагыз, дөрес һәм чиста итеп сөйләшегез.

2. Урамда да, өйдә дә сабыегызга төрле әйберләр күрсәтеп, алар турында сөйләгез. Яңа сүзләрне интонация белән билгеләгез.

3. Сабыегызга аның нәрсә эшләгәнен сөйләргә ярдәм итегез.

4. Бала белән гади җырлар җырлагыз, аны ритм сизәргә өйрәтегез.

5. Сюжетлы-рольле уеннар уйнагыз. Уеның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, баланың төрле образлар башкаруы балада канәгатьләнү хисләре уята. Алай гына да түгел, уен вакытында аның күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.

6. Балага эре матур рәсемнәр булган китапларны күрсәтегез. Китаптагы сурәтләргә караганда, бәбиегез сез әйткән сүзләрне күрсәтергә өйрәнсен.

7. Балага шигырьләрне, әкиятләрне, хикәяләрне берничә тапкыр укыгыз. Кабатлап укыганда яки әсәрнең эчтәлеген кабаттан искә төшергәндә, шигырьләрне яттан сөйләп чыкканда балалар аерым сүзләрне дә отып алалар. Бу шулай ук сабыйларның сөйләмен баетырга ярдәм итә. Бер үк шигырьләрне кабат-кабат дөрес итеп сөйләү кечкенәләргә аваз культурасын үзләштерергә ярдәм итә.

8. Әдәби әсәр укыгач, бала алдына сораулар куегыз. Кечкенә балага сорауларның иң гадиләрен генә бирегез. Өлкәнәя барган саен, аңа бирелә торган сораулар да катлаулана төшә. Баланың җавапларын игътибар белән тыңлагыз, ярдәмегез кирәк булганда булышыгыз. Шулай итеп, сабый әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирү белән бергә аның идеясенә дә төшенә башлый, авторын да хәтердә калдыра. Нәтиҗәдә, баланың поэтик сиземләве көчәя, грамотага өйрәнү өчен җирлек әзерләнә.

Бу гади киңәшләргә колак салсагыз, балагызның теле тиз ачылыр, сөйләме матур һәм чиста булыр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий