Яңа фикерләр:

postheadericon Шәүләләр театры

Шәүләләр театры – бик кызыклы тамаша, балалар аны, сулыш та алмыйча, карыйлар. Шәүләләрдән тамаша куяр өчен өстәл лампасын стенага яктыртыгыз.  Шәүләләр ачык булсын өчен ут туп-туры төшәргә, ә лампа стенадан 2-3 метр ераклыкта булырга тиеш. Тамашада катнашучы персонажларыгыз гади булсын. Мәсәлән, куян, песи, каз, эт. Текстны балага сөйләгәч, сораулар бирегез. Бала өлкәнрәк булса рольләрне бүлешсәгез дә була. Тамашага курчакларны да чакырырга онытмагыз!


Куян, кая барасың? 

      

– Куян, кая барасың?

– Әбиләргә барамын.

– Анда нигә барасың?

– Каз ботына барамын.

– Аны кая куясың?

– Кулъяулыкка төрәмен.

– Пычранса нишәрсең?

– Агыйделдә юармын.

– Агып китсә нишләрсең?

– Суга кереп алырмын.

– Тоталмасаң нишләрсең?

– Үкереп елап калырмын.

 

Песи, кая барасың?

– Песи, кая барасың?

– Әбиләргә барамын.

– Анда сиңа ни тия?

– Ике калак май тия.

– Аны кая куярсың?

– Мич астына куярмын.

– Пычранса нишләрсең?

– Суга төшеп юармын.

– Төшеп китсәң нишләрсең?

– Талга ябышып чыгармын.

– Талың сынса нишләрсең?

– Акырып-бакырып елармын.

 

 

Казлар

   

– Казлар, казлар!

– Га-га-га!

– Ашыйсыгыз киләме?

– Бик килә шул, бик килә!

– Алай булса кайтыгыз!

– Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар!

– Сезнең бар канатыгыз,

Очып кына кайтыгыз!

 

Төлке- түләнтәй

– Төлке, төлке, түләнтәй,

Төнлә кая барасың?

– Әбиемә барамын.

– Әбиеңдә ниең бар?

– Мич артында туным бар.

– Туның янса нишләрсең?

– Үкереп елап калырмын.

 

Төлке-төләйман

– Төлке, төлке, Төләйман,

Төнлә кая барасың?

– Ак тутамны бүре алган,

Шуны куа барамын.

– Ничек итеп барасың?

– Бии-бии барамын.

– Биегәнгә ни бирә?

– Калҗа-калҗа ит бирә.

– Аны кая куярсың?

– Мич башына куярмын.

– Ничек итеп алырсың?

– Кулым сузып алырмын.

– Кулың пешсә, нишләрсең?

–  Елкы мае сөртермен.

– Елтыраса, нишләрсең?

– Кулъяулыгым бәйләрмен.

– Пычранса, нишләрсең?

– Агым суда юармын.

– Агып китсә, нишләрсең?

– Тәгәри-ауный елармын.

 

Аксак кәҗә

– Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,

Кайдан кайтып киләсең?

– Эштән кайтып барышым,

Арыганмын, күрәсең.

– Эшең авыр булдымы,

Нигә болай аксадың?

– Зариф картның суганын,

Кәбестәсен ашадым.

– Тәмлеме соң, кәҗәкәй,

Зариф картның таягы?

– Һай, аягым, аягым!..

 

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

Эт

– Эт, нәрсә өрәсең?

– Бүреләрне куркытам.

– Эт, нишләп койрыгың кыстың?

– Бүреләрдән куркам.

 

Кызыклы шәкерт

—  Әйдәле, Акбай, өйрән син,

арт аягың берлә тор;

Аума, аума, туп-туры тор,

төз утыр, яхшы утыр!

—  Ник газаплыйсың болай син,

мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

шунда ауныйсым килә.

—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар,

эш белү уңайсыз ул!

 

Бала белән күбәләк

– Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

– Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

КҮЧЕРЕРГӘ – Шәүләләр театры

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий