Муса галәйһиссәлам. 25 нче кисәк
Мисырның киңлекләре Бану Исраилгә тар була башлый. Дөрестән дә, ничек инде Мисырның яшел үзәннәрен көн саен золымлык һәм рәнҗү күргән вакытта сөяргә мөмкин?
Кайчанга кадәр түзәр Бану Исраил? Алар да бит шул ук тән һәм сөяктән!
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә Бану Исраил белән берлектә Мисырны төнлә, яшерен рәвештә калдырып китәргә куша.
Ләкин Фиргавеннең каргалар кебек үткер күзле шпионнары шундук моны патшага җиткерәләр.
Муса галәйһиссәлам үзенең кавеме белән изге җиргә – Шәмгә таба юнәлә.
Бану Исраил унике группага бүленеп, һәрберсенең үзенең җитәкчесе булган.
Муса галәйһиссәлам Шәмгә юлны бик яхшы белгән. Ул ике коры җир арасыннан үткән.
Муса галәйһиссәламнең бу юлны ике тапкыр үткәне бар: беренче тапкыр – Мәдьянгә юл тотканда, икенчесе – кире Мисырга кайтканда.
Ләкин Аллаһның ихтыяры Муса галәйһиссәламнең ихтыярыннан өстенрәк. Тәкъдирдә язылган буенча, Муса галәйһиссәлам юлны югалта.
Кара төнне ул Төньякка барам дип уйлап, дөресендә Көньякка киткән.
Көтелмәстән, алар каршында зур Кызыл диңгез пәйда була.
– Йә Аллаһ! Йә безне Бар Итүче! Без кая килеп чыктык?!!
– Без диңгез буенда, – диде алардан берсе.
Артларына борылып карагач, еракта Бану Исраил тояклардан чыккан тузанны күреп алалар.
Артта, күтәрелгән тузан белән кояшны каплап, Фиргавеннең гаскәре якынлаша.
Бану Исраил, куркудан, тавыш күтәрәләр.
– Йә Имран улы! Без сиңа нинди явызлык эшләдек?! Син безне диңгез буена Фиргавен тычканнарны үтергән кебек үтерсен өчен алып килдеңме?!Моннан хәзер кая йөгерәбез ди без?!!
– Ни өчен син безгә үч итәсең?! Әллә без сине ничек тә булса рәнҗеттекме?!
– Синең аркада килгән мыскыллар җитмиме безгә?! Хәзер син безне монда алып килдең!!!
Алда дулкынлы диңгез, ә артта – рәхимсез дошман.
– Бүген без һичшиксез һәлак булачакбыз!!!
Аларның күзләре курку белән тулы, алар коточкыч халәттә иделәр. Куркудан телләре әйләнмәс булды. Бөтен кавемне өметсезлек биләп алды.
Паникага бирелмәгәгән бер генә кеше дә калмый. Бу кадәр куркудан хәтта биек таулар да коелып төшәр иде.
Ләкин Муса галәйһиссәламнең иманы бер генә минутка да кимемәде, сүнмәде.
Кешеләр пәйгамбәрләреннән алдагы сүзләрне ишеттеләр:
– Юк! Минем Раббым минем белән! Һәм Ул миңа юлны күрсәтер! (Шугара сүрәсе, 62 нче аят)
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә таягы белән диңгезгә сугарга куша. Муса галәйһиссәлам кушылганны үти һәм шунда диңгез тау кебек ярыла.
Һәр унике төркемгә дә диңгездән чыгу юлы барлыкка килә. Һәрбер төркемгә – аерым юл.
Бану Исраил исән-сау килеш корыга барып җитәләр.
Комментарии: |