Муса галәйһиссәлам. 26 нчы кисәк
Бану Исраилнең диңгез аша чыгуын күргән Фиргавен үзенең гаскәренә:
– Карагыз! Диңгез минем әмерем белән, мин качкыннарны тота алсын өчен бүленде! – ди.
Фиргавен һәм аның гаскәре Бану Исраил артыннан китә.
Бану Исраил тагын паникага бирелә:
– Явыз дошман безнең арттан килә! Һәм диңгез аша бернинди зарарсыз үтә!
– Бу безнең үлемебез! Эләктек!
– Фиргавен безне кулга алып, Мисырга мыскыл һәм түбәнсетүләр белән кайтарыр, яисә бу беркем дә йөрмәгән җирдә үтерер!
Муса галәйһиссәлам үзенең таягы белән янәдән диңгезгә, ул кушылсын өчен сукмакчы иде, ләкин аңа Аллаһ:
– Йә Муса! Диңгезгә сукма! Дөреслектә, шул гаскәр диңгез тарафыннан йотылыр, – ди. (Духан сүрәсе, 24 нче аят)
Фиргавен һәм аның гаскәре юлның уртасына барып җиткәч, диңгез хәрәкәткә килә. Алар дулкыннар тарафыннан йотыла.
Үлеме килеп җиткәнен сизенгән Фиргавен кәферлектән һәм тәкәбберлектән айный, уяна.
“Фиргавен бата башлагач, ул:
– Мин Бану Исраил иман китергән Аллаһтан башка иләһләр булмавына иман китердем! Мин мөселманнардан булдым! – ди”. (Йоныс сүрәсе, 90 нчы аят)
Ләкин Фиргавен өчен инде артык соң була.
“Ләкин явызлыклар кылып, үлеме килеп җиткәндә генә: “Менә хәзер мин үкенәм!” дип, кәферлектә үлүчеләрнең тәүбәсе файдасыз! Алар өчен без рәнҗеткеч җәза әзерләдек” (Нисә сүрәсе, 18 нче аят)
“Раббыңның кайбер могҗизалары килгән шул көнне, моңарчы иман китермәгәннәрнең яисә үзенең иманы сәбәпле, яхшылык кылмаучыларның иманы бер генә дә җанга файда китермәс!” (Әнгам сүрәсе, 158 нче аят)
Фиргавенгә:
– Хәзер генәме? Ә моңарчы бит син тыңламыйча, бозыклык таратучыларның берсе булдың! – диелә. (Йоныс сүрәсе, 91 нче аят)
Фиргавен диңгездә батып һәлак була.
Меңләгән сабыйларны һәлак иткән үтерүче үлә!
Меңләгән кешеләрне төрмәләргә тыгучы, астыручы, һәм кистерүче кансыз үлә!
Мисырның патшасы үзенең патшалыгыннан, көрсиеннән, сараеннан еракта үлә.
Аның тәне өстендә бер генә дә дәвалаучы, дусты һәм күз яшен агызучы берәү дә булмый!
Бану Исраил Фиргавеннең үлгәнлегенә шикләнәләр. Алар аны беркайчан да үлмәс дип исәплиләр.
– Ул бит көннәрен сусыз һәм ризыксыз йөри иде!
Бары тик диңгез Фиргавеннең тәнен ярга чыгарып ташлагач кына алар:
– Фиргавен шиксез үлгән! – диделәр.
Аллаһ Тәгалә Фиргавенгә:
– Бүген Без синең тәнеңне, үзеңнән соң килүчеләр өчен искә төшерү булсын өчен сакларбыз, – ди. (Йоныс сүрәсе, 92 нче аят)
Фиргавеннең тәне сакланыла.
Бану Исраил артыннан куучыларның берсе дә исән калмый.
Мисырның шундый киң җиреннән аларга хәтта аның бер генә өлеше дә эләкми.
“Фиргавен кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары һәм елгалары калды. Һәм күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды. Һәм бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды. Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык. Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм газаплары икенче вакытка кичектерелмәде”. (Духан сүрәсе, 25-29 аятләр)
Комментарии: |