Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 27 нче кисәк

Сахрада.
wallpapers_40343
Бану Исраил куркынычсыз урынга барып, ирекле кешеләр кебек иркен сулый башлыйлар.
Мода аларга Фиргавен дә, Һәман да, аларның сакчылары да янамаган.
Инде хәзер алар Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмыйча, тыныч яши алганнар.
Ләкин яшел үзәндә үскән Исраил уллары сахраның эсселегеннән интеккәннәр.

Инде хәзер Исраил уллары Аллаһның кунаклары булганнар.
Сезгә патшаларның үзенең кунакларын ничек хәрмәтләгәннәре хакында билгелеме? Кунакларын кояштан саклар өчен чатырлар коралар…
Ә Аллаһ Тәгаләнең кунакчыллыгы бөтен бу мисаллардан да өстенрәк!
Раббысының әмере буенча, болытлар Бану Исраилне кояштан саклый башлый. Бу болытлар Исраил улларын, аларның баш өсләрендә йөзеп, кояштан бөтен җирдә саклаганнар.
Муса галәйһиссәламнең кавеме туктаса, алар да туктаганнар. Алар юлда булганда, алар да күктә йөзгәннәр.
Бану Исраил сусаган. Сахрада бер генә кое һәм бер генә күл дә булмаган.
Кавеме Муса галәйһиссәламгә, әнисеннән ярдәм көткән бала кебек зарланалар.
Муса галәйһиссәлам Раббысына дога кыла. Чөнки нәкъ менә Ул – иң яхшы ярдәм итүче!
“Менә Муса үзенең кавеме өчен эчәргә сорады һәм Без әйттек: “Үзеңнең таягың белән ташка сук”. Аннан унике чишмә чыкты һәм бөтен кеше дә үзенә каян эчәргә кирәклеген белде. Аллаһ сезгә биргәнне ашагыз һәм эчегез һәм җирдә бозыклык таратып явызлык кылмагыз!” (Бәкара сүрәсе, 60 нчы аят)
Ашыйсылары килеп, алар тагын Муса галәйһиссәлам янына йөгереп киләләр:
– Син безне төрле җиләк-җимешләргә бай булган Мисырдан бу сахрага алып килдең! Хәзер бу бушлыкта кем безгә ризык бирер?!
Муса галәйһиссәлам тагын Аллаһка мөрәҗәгать итә.
Аннан башка тагын Кемгә дога кылырга мөмкин соң?!
Аллаһ аларга ризык бирә.
Хәлвәгә охшаган тәм агачларның яфракларына кунган. Ул аларга кошлар җибәргән. Алар кошларны агач ботакларыннан артык мәшәкатьсез тотканнар.
Бу – Аллаһ бүләк иткән Коръәндә әйтелгән “Мәннә һәм сәлвә” – бал һәм кошлар булган.
Бу – сахрада Бану Исраилгә Аллаһның күчтәнәче булган.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий