Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 28 нче кисәк

Бану Исраилнең рәхмәтсезлеге.
1721009
Ләкин Бану Исраилнең дәвам ителгән коллыгы аларда эз калдыра: аларның әдәпләре, томыштан ләззәт алу хисе нык үзгәргән була.
Бану Исраил сабый балага охшый: алар сабыр була алмыйлар, үз сүзләрендә тормыйлар. Алар түземсез, мәгънәсез кешеләргә әвереләләр.

Бу рәхмәтсез, елак, киреп беткән кавем тыюларны яратып, бирелгән нигъмәтләрне сөйми торган була.
Озак та үтмәс, алар тагын зарланырга тотындылар:
– Йә Муса! Без бер үк төрле ризыкка чыдый алмабыз! Безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап. (Бакара сүрәсе, 60 нчы аят)
Муса аларга әйтте:
– Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? (Бакара сүрәсе, 61 нче аят)
Дәвам итеп ул:
– Сез моңарчы күрмәгән хәлвә һәм кош итенән риза булмыйча, ниндидер яшелчә турында хыялланасызмы?
Сез патшалар ризыгын крестьяннар ризыгына алыштырмакчымы?!
Сезнең тәм тою хисе бозылган, ни кызганыч!
Сез һаман сезгә бирелгәннән начаррак нәрсәләр турында хыялланасыз! – диде.
Ләкин кавем һаман яшеллекне таләп иткәч, Муса галәйһиссәлам аларга:
– Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр, – диде. (Бакара сүрәсе, 61 нче аят)

Бану Исраилнең тискәрелеге.

Исраил уллары тискәре балага охшаган булалар.
Алар бөтенесен киресен эшләп, мыскыл итәргә яратканнар.
Бу кавем һәрвакыт әйтелгән сүзне үзгәртергә кирәк дип әйткән.
Нәкъ менә тискәре бала кебек аларга: “Бас!” – дисәң, утырганнар, “Утыр!” – дисәң, шундук урыннарыннан сикереп торганнар. Аларга: “Сүзсез бул!” – дисәләр, алар сөйләшә башлаганнар, ә “Сөйләш!” – дигән сүзне ишетсәләр үле тынлыкка баталар.
Бану Исраилнең тискәрелегендә әле юләрлек, сәламәт булмаган гамәлләр һәм билгеләр була.
Алар бер авылга төштеләр. Алар анда бакчада үсә торган яшелчәләрне ашап карамакчы булалар. Аллаһ Тәгалә дә аларга моны рөхсәт итә:
“Бу шәһәргә күчегез һәм каян теләсәгез, шунда ашагыз. “Безне гафу ит!” – диегез һәм капкалардан баш иеп керегез. Без сезнең гөнаһларыгызны гафу итәрбез һәм яхшылыклар кылучыларга бүләкне күбәйтербез”. (Әграф сүрәсе, 161 нче аят)
Аллаһ Тәгаләнең ихтыярын ишетү белән алар ярсуга киләләр. Алар шәһәргә керергә теләмичә генә, мыскыллап, әкрен генә керәләр. (Бакара сүрәсе, 59 нчы аят)
Аллаһ Тәгалә аларга җәза итеп кизү чирен җибәрә.
Кавем агуланган тычканнар кебек үлә башлый.
Аларга Аллаһтан берәр әмер килгәч, алар күзләрен акайтып, күп сораулар бирә башлыйлар.
Берәр боерыкны үтисе килмәгән кеше күп төрле акланулар эзләп, эшне суза. Күп төрле сораулар бирә.
Бану Исраил кавемендә бер кешене үтергәннәр. Бу кавемне бик зур мәсьәләгә сала. Күпме генә эзләсәләр дә, үтерүчене таба алмыйлар.
Үтерүче турындагы сүзләр кешеләрнең иң мөһим темасына әверелде.
Соңнан алар Муса галәйһиссәлам янына килделәр.
– Йә Аллаһның илчесе! Бу эшебездә ярдәм ит әле безгә! Үзеңнең Аллаһыңа дога кыл. Ул безгә үтерүче турында хәбәр бирсен.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий