Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 29 нчы кисәк

Сыер.
755439s

Муса галәйһиссәлам Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итә.
Раббылары Бану Исраилгә бер сыер суярга боера.
Нәкъ менә шунда бөтен нәрсә дә бутала да инде.
Бану Исраил тагын үзләренең мыскыллау сорауларын бирергә тотыналар.
“Менә Муса үзенең халкына: “Аллаһ сезгә сыер суярга әмер итә”, – диде. Алар аңа: “Әллә син безне мыскыл итәсеңме?” – диделәр. Ул: “Мине Аллаһ наданнардан булудан сакласын!” – диде”. (Бакара сүрәсе, 67 нче аят)

Икенче сорауларын бирделәр:
“Алар әйттеләр: “Үзеңнең Раббыңа дога кылып сора әле, аңлатсын безгә, нинди соң ул?” Ул әйтте: “Ул (Аллаһ) әйтте: ул карт та түгел, яшь тә, шулар арасындагы урта яшьтә. Сезгә кушылганны үтәгез!” (Бакара сүрәсе, 68 нче аят)
Ләкин шуннан соң да алар туктамыйлар һәм аның төсе турында сорый башлыйлар.
“Алар: “Үзеңнең Раббыңа безнең өчен дога кыл, – диделәр, – һәм сора: аның нинди төстә булуын безгә аңлатсын”. Ул сыерның ачык сары төстә булуын әйтте. Ул аңа караучыларны сөендерә”. (Бакара сүрәсе, 69 нчы аят)
Башка сорау тапмасалар да, алар сорау бирүләрен дәвам итәләр:
“Алар сорадылар: “Үзеңнең Раббыңа дога кылып сора әле, аның ниндилеген безгә аңлатсын. Безгә бөтен сыерлар да бер үк төсле тоелалар. Һәм әгәр дә Аллаһ теләсә, без туры юлдан барырбыз”. Ул әйтте: “Ул бу сыерның җир сукаларга һәм үсентеләргә су сибәргә өйрәтелмәгән, ди”. (Бакара сүрәсе, 70-71 нче аятләр)
Бу юлы инде алар ризалашалар. Чөнки алар: “Аллаһ теләсә, без хәзер туры юлны табарбыз”, – диләр. (Бакара сүрәсе, 70 нче аят)
Шулай итеп, алар бу юлны табалар.
Ләкин күп санлы сораулары белән алар үзләренә үзләре эшне авырайталар.
Алар өчен теләсә нинди сыерны сую җитә иде. Төпченүләренә була, Аллаһ Тәгалә аларга авырайта.
Бану Исраил аңлатылган сыерны бик озак эзләп йөриләр. Чөнки андый сыерлар бик сирәк.
Тиешле яшьтә булган сыерның кирәкле төсе булмый. Башкасы сары да була, урта яшьтә дә, ләкин карашларны сөендерми.
Башкасы сары да була, урта яшьтә дә, хәтта карашларны да сөендерә, ләкин кырда эшли.
Тагын башкасы сары да була, урта яшьтә дә, карашларны да сөендерә, кырда да эшләми, ләкин су ташый.
Алар эзлиләр дә, эзлиләр.
Ниһаять, алар күп сораштыруның зыянын аңлыйлар.
Алар: “Нәрсә бу? Нинди төстә? Нинди ул?” – дигән сораулардан арыйлар.
Аллаһ бер ятимне бәхетле итә. Туры килә торган сыер бары тик анда гына була.
Алар сурәтләнгән сыерны бик кыйммәт бәягә сатып алалар.
“Аннары алар аны суялар, ләкин моны эшләмәскә алар якын иделәр”. (Бакара сүрәсе, 71 нче аят)
Аллаһ сыерны суеп, аның өлеше белән үтерелгән кешегә сугарга әмер бирә.
Шунда үлек терелә һәм үзен үтерүчене күрсәтә.
Бөтенесе шулай булган да…

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий