Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 13

_FZ3hmh3qa0Арва – Умм Җәмил

Умм Җәмил Әбу Ләһәбнең хатыны һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең түтие була.

Ире кебек үк, ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң усал дошманы була.

Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне шул хәтле күрәлмый, хәтта төннәрен чәнечкеле үләннәрне бер бәйләмгә җыеп, пальма яфракларының катырылган сүсләре белән бәйли торган булган. Ә аннары, яралансын өчен, пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм барачак юлга аларны чәчә торган булган.

Коръәндә аңа, ире кебек үк, Җәһәннәм Утыннан котылып булмаячак диелә.

Ул Абу Суфйананың апасы булып, Му’авиянең түтие була.

Аның тулы исеме – Арва умм Җәмил бинт Харб ибн Умаййа.

Төп фикер. Явызлык үзеннән соң җәза чакыра. Явызлыклар кылган кешегә алар начарлыклар алып киләләр.

► Төп вакыйгалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең Исламны өйрәтүе.

Коръәндә. Пальма сүсләре: 111:4-5.

Туганлык җепләре. Ире — Әбу Ләһәб; абые — Абу Суфйан, бертуганның улы — Му’авийа.

Кабатлау өчен сораулар. Кем ул Умм Җәмил? Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә яра салыр өчен нәрсәләр эшләгән?

***

Әл-Әсбат

Әл-Әсбат сүзе белән Ягкуб галәйһиссәламнең кавеменнән унике кавем аталган.

Бу унике кавем аның унике улының исеме белән йөртелгәннәр. Улларының исемнәре исә: Рубил, Шәмун, Йәһүдә, Изахир, Йосыф, Мисха, Бинйамйн, Хадд, Асхир, Дан, Нафтали, Забулун булган.

Муса галәйһиссәлам бану Исраилне Синай сахрасыннан алып барганда, аларга су бик кирәк булган, ләкин әйләнә-тирәдә бер генә тамчы су да булмаган. Шунда Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә таягы белән тауга сугарга куша. Ул моны эшләү белән, таудан унике чишмә чыга – һәр кавемгә берешәр чишмә. Му вакыйга Синай тавы янында, Хариб дигән җирдән ерак булмаган дип исәпләнелә.

Төп фикер. Аллаһ Тәгалә Үзенең иманлы коллары турында кайгырта.

Төп вакыйгалар. Тауга таяк белән сугу.

Коръәндә. Бакара: 2:60, 136, 146; Әли ‘Имран: 3:84; Нисә: 4:163; Әграф: 7:160.

Кабатлау өчен сораулар. Әл-Әсбаткемнәр алар? Муса галәйһиссәлам бану Исраилне Синай сахрасына алып кергәч, нәрсә була?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий