Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Уенчыклар илендә»

3227Икенче кечкенәләр төркеме.

 

Максат:

– Төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, зәңгәр, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, аралашу осталыгын формалаштыру;

– Балаларның предметны исеме, төсе, зурлыгы буенча табу осталыгын, сенсор тою сәләтен, игътибарын, хәтерен үстерү;

– Уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Метод алымнар:

– Сюрпризлы момент.

– Дид.күнегү: “Курчакка чәй ясыйбыз”

– Җырлы-биюле уен: “Матрёшкалар”

– Мактау, сораулар бирү.

Җиһазлар: кечкенә һәм зур курчаклар, кечкенә һәм зур машина, төзү материалларыннан ясалган кечкенә һәм зур гараж, зәңгәр һәм кызыл чынаяклар, кечкенә һәм зур шакмаклар.

Сүзлек өстендә эш: зур, кечкенә, кызыл.

Индивидуаль эш: Сәмирә белән курчакны зурлыгы буенча аеру.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар белән әңгәмә уенчыклар почмагында алып барыла.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең никадәр уенчыкларыбыз бар! Нәрсә генә юк монда: курчаклар, куяннар, матрёшкалар, машиналар, туплар. (Күрсәтә). Алар сезнең килгәнне көтеп алалар, сезне бик яраталар, аларның сезнең белән уйныйсылары килә. Әйдәгез, уенчыклар белән уйнап алабыз. (Тәрбияче өстәлгә зур һәм кечкенә курчаклар, машиналар, кызыл һәм яшел чынаяклар куя). Балалар, әйдәгез аларга чәй эчертик.

 

Дид.күнегү: “Курчакка чәй ясыйбыз”

Максат: якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү, белемнәрен баету, савыт-сабалар белән таныштыруны дәвам итү.

-Сәмирә, зур курчакны миңа бир әле! Сәмирә, бу нәрсә? (Курчак). Ул зурмы әллә кечкенәме? (Зур).

-Сәмирә, зур курчакны зур шакмакка утырт әле. Булдырдың! Балалар, Сәмирә нәрсә эшләде? (Зур курчакны зур шакмака утыртты) (активлаштыру). Дөрес, ул зур курчакны зур шакмака утыртты.

-Әминә, зур курчакны кызыл чынаяклы чәй белән сыйла әле. Син курчакны нинди чынаяклы чәй белән сыйладың? (Кызыл). Зур курчак сиңа рәхмәт әйтә. (Шул рәвешле кечкенә курчакны кечкенә шакмакка утыртып, зәңгәр чынаяклы чәй белән сыйлыйлар).

-Кәрим, син нинди машинаны алдың? (Зур). Балалар, зур курчакны күрсәтегез әле. Ул нинди? (Зур). (Балалар кулларын өскә күтәрәләр). Әйе, менә нинди зур курчак! Ә хәзер кечкенә курчакны күрсәтегез. Ул зурлыгы буенча нинди? (Кечкенә) (Балалар чүгәлиләр). Әйе, менә нинди кечкенә курчак. Булдырдыгыз! Хәзер уенчыкларны үз урыннарына куегыз. Карагыз әле, уенчыклар сезгә нинди рәхмәтле!

 

Балалар, безнең төркемдә нинди матур матрёшкалар да бар бит. Алар нигәдер моңаеп утыралар. Әйдәгез, матрёшкалар белән биеп алыйк әле. (Магнитофонда җыр куела)

 

Җырлы-биюле уен: “Матрёшкалар”

Максат: Җырның эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясарга, хәрәкәтләрне нәфис, матур итеп башкарырга өйрәтү.

– Балалар, без бүген сезнең белән нишләдек? (Сораулар бирү)

– Балалар, булдырдыгыз, уенчыкларга сезнең белән уйнау бик ошады.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан  шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СИБАГАТОВА АЛИЯ ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий