Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 14

CF87qPwAF1UАсхаб әл-Фил

Асхаб әл-Фил - «Фил кешеләре» дигәнне аңлата.

Коръәндә 570 нче елда Мәккәгә Кәгъбәне җимерергә дип киткән Эфиопия хәлифлегенең Йәмән җирендәге җитәкчесе Әбраха гаскәре атала.

Гаскәргә күп булган иң зур филләр кергәнгә күрә, аларның атамасы шундый.

Төп фикер. Наданнар чынбарлыкны аңламыйлар.

Төп вакыйгалар. Мәккәгә бару.

Коръәндә. Фил: 105:1.

Кабатлау өчен сораулар. Асхаб әл-Филкемнәр алар? Абраха кем булган?

***

Асхаб әл-Айка (Асхаб Мәдйән)

Асхаб әл-Айка «урман кешеләре» дигән сүз.

Әл-Айка - шәһәр яисә зур урман булган.

Урман кешеләре – Мәдйән кешеләренең (Асхаб Мәдйән) башка исеме дип исәпләнелә. Бу кешеләргә Шу’айб галәйһиссәлам пәйгамбәр итеп җибәрелә.

Алар Аллаһны танымаучы гөнаһлы кешеләр булалар, шуңа күрә Аллаһ аларны җәзалап юк итә.

Төп фикер. Бөтен гөнаһлы кешеләр дә җәзага тартылачак.

Төп вакыйгалар. Шу’айб галәйһиссәламнең килүе. Урман кешеләренең һәлак булуы.

Кабатлау өчен сораулар. Кемнәр ул Асхаб әл-Айка?

***

Асхаб әл-Хиджр

Асхаб әл-Хиджр - «Тау кешеләре» дигән сүз.

Мәдинә шәһәренең себер ягыннан якынча 240 км ераклыкта, Тайм рәшәсенең Көньягында Джәбәл Хиджр дип аталган таулы урын урнаша.

Бу урын Сәмүд кавеменең шәһәре була.

Сәмүдләр көчле халык була. Ләкин Аллаһ Тәгаләне оныткан, гөнаһларга баткан кешеләр булалар. Алар пәйгамбәрләрен дә тыңламыйлар, үзләренең гөнаһларына бата гына бирәләр.

Аларга пәйгамбәр итеп Салих галәйһиссәлам җибәрелә.

Алар аннан үзләрен өстен санап, аны мыскыллап, ачык булган могҗизасын да кабул итмилә.

Аллаһ Тәгалә бу кавемне дә Үзенең Кодрәте һәм чиксез хикмәте, гыйлеме белән юк итә.

Төп фикер. Тәкәбберлек гөнаһларга китерә һәм иң көчлеләрне дә һәлакәткә илтә.

Төп вакыйгалар. Салих галәйһиссәламнең килүе. Асхаб әл-Хиджр кавеменең һәлак булуы.

Коръәндә Ал-Хиджр: 15:80.

Кабатлау өчен сораулар. Кемнәр ул Асхаб әл-Хиджр?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий