Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 15

Асхаб әл-КәхфoWQQ2hlWUoA

Асхаб әл-Кәхф - «Тау куышлыгы кешләре» дигән сүз.

Коръәндә әлеге кешеләр Аллаһ Тәгаләнең бер могҗизасы булып торалар.

Төркиянең Көнбатыш ярларының борынгы Эфес шәһәренең җиде егете турындагы хикәясе бар.

Бу хәл Рим императоры Дакьянус хакимлек иткәндә 249-251 нче елларында була. Ул Гайсә галәйһиссәламнең бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырганын, динне өйрәткәннәрен кабул итмичә, потларга табынган.

Дакьянус бөтен иман китергән кешеләр белән кансыз, мәрхәмәтсез булып, аларны үтерә торган булган.

Затлы гаиләдән булган җиде егет Гайсә галәйһиссәламнең өйрәткәннәренә ышанып, иман китергән булалар.

Дакьянуска бу билгеле булгач, ул аларны хыянәтчеләр дип атап, үтерергә була.

Аннан качып котылыр өчен егетләр тау куышлыгына качалар. Алар белән бергә Китмир исемле эт тә була.

Алар Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәллиләр һәм Аннан ярдәм сорап дога кылалар.

Аллаһ Тәгалә аларның догаларын кабул итә.

Аллаһ Тәгалә Егетләрне бөтенесен бергә йокыга талдыра.

Шулай, алар 300 елдан артык йоклыйлар.

Егетләр йокыдан уянгач, бөтен әйләнә-тирә үзгәргән була, ә идарәчелек инде Феодосий II кулында була. Ул алар кебек үк, Гайсә галәйһиссәламгә ияргән, иман китергән кеше була. Аның карамагындагыларның күбесе шулай ук Гайсә галәйһиссәламгә иярүчеләр булалар.

Патша әлеге җиде егетнең хикәясен белгәч, ул алар янына үзенең хөрмәтен белдерергә килә.

Алар вафатыннан соң, алар йоклаган тау куышлыгы янында Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу йорты төзиләр.

Шул тауның җимерекләре әле бүгенге көнгә кадәр дә сакланган.

Төп фикер. Аллаһ Тәгалә Үзенә тулысы белән тәвәккәлләгән колларына һәрвакыт ярдәм итә. Аллаһ Тәгалә бар нәрсәгә дә кодрәтле һәм бөтен нәрсә дә, шул исәптән, вакыт та Аның ихтыярына буйсына. Үлемнән соң тормыш бар. Аллаһ Тәгаләдән башка бер нәрсә дә , беркем дә мәңгелек түгел. Бөтен нәрсә үзгәрә.

Төп вакыйгалар. Җиде егетнең озын йокысы һәм уянулары.

Коръәндә. Кахф: 18:9-31.

Кабатлау өчен сораулар. Эфестан булган җиде егет турындагы кыйсса безне нәрсәгә өйрәтә?

***

Асхаб Муса

Асхаб Муса сүзе белән Муса галәйһиссәламгә иярүчеләрне атыйлар.

Төп вакыйгалар. Муса галәйһиссәламнең пәйгамбәр итеп җибәрелүе.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий