Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 17

Асхаб әл-КарйәqoKTtOGegQg

Асхаб әл-Карйә «Авыл кешеләре» дигән сүз. Сүз бара торган бу авыл римлылар патшалык иткән вакыттагы Сириянең башкаласы, соңыннан Төркиянең Антакия авылы дип исәпләнелә.

Шул авыл кешеләренә берничә пәйгамбәр җибәрелә, ләкин алар Аллаһның илчеләрен тыңларга да теләмиләр, аларны куып җибәрәләр.

Алар хәтта пәйгамбәрләрнең берсенең чакыруына җавап биреп, үзләрен туры юлга чакырган бер кешене дә ташлар белән атып үтерәләр. Ул кешедән Аллаһ Тәгалә риза була һәм аны үлеменнән соң Җәннәткә кертә.

Коръәндә бу тутыда менә ничек әйтелә:

Кәферләрнең ачуы килеп, пәйгамбәрләрне төрлечә газаплый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән бер ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте:

- Ий кавемем! Бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз.

- Бу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, алар туры юлда, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, – дип.

Кәферләр:

- Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме, – диделәр.

Мөселман булган ир аларга әйтте:

- Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһка ышанам һәм Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһка җәза алыр өчен кайтарылачаксыз.

- Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, Аллаһны ташлап, шул зарарны миннән җибәрергә һәм ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сыннарга гыйбадәт кылыйммы?

- Әгәр мин Аллаһка гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас.

Бу мөселман булган ир пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр.

Аның ахыр сүзе:

- Ий пәйгамбәрләр! Ишетегез, мин сезнең Раббыгызга иман китердем, – дигән сүз булды.

Бу мөселман шәһид булганнан соң, рухына фәрештәләр тарафыннан:

- Җәннәткә кер, – диелде.

Һәм ул әйтте:

- Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!

Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр“, – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк).

Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм әлеге ирне җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Антакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады.

Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кебек һәлак булдылар“. (Йә Син: 36: 20-27)

Пәйгамбәрләрнең вәгазъләре бу гөнаһлы халыкны тагын да тискәре итә. Пәйгамбәрләр турындагы сүз шәһәр читендә яшәүче иргә барып ирешә. Ул пәйгамбәрләргә иман китерә һәм пәйгамбәрләр белән хаксыз рәвештә кыланучы халкын туры юлга чакырмакчы була.

Ул пәйгамбәрләрнең хак юлга чакырганнарын аларга исбатлый һәм Аллаһның илчеләренә буйсынырга кирәклеген аңлата.

Сүзләре үтсен өчен ул аларга хәтта пәйгамбәрләрнең кавемнең үзләре өчен яхшы гамәлләр кылырга чакыруларын әйтә.

Ләкин кавеме аны үтерә.

Бу тормыштан китүе була, ул ир Бер Раббысы каршында ихлас булганы өчен, Аллаһ Тәгаләдән бөек бүләкләрнең хак булуына инана.

Шунда ул үзенең халкын ничек чакырганлыгын исенә төшерә һәм үлеменнән соң кавеменә янәдән эндәшергә тели. Шуңа күрә ул:

- Минем кавемдәшләрем Аллаһ минем бөтен гөнаһларымны гафу итеп, газаплардан мине котылдырганын һәм мине искиткеч бүләкләр белән хөрмәтләвен белсәләр, һичшиксез, үзләренең күпаллалыкларыннан баш тартырлар иде! – ди.

Шул вакыт фәрештәләрнең берсенә кычкырырга җитә, бөтен гөнаһка баткан кәферләрнең йөрәкләре ярыла һәм алар үлгән хәлдә җиргә егылалар. Бер нинди аваз, бер нинди хәрәкәт, бер нинди тормыш билгесе – тәкәббер һәм масайган, Аллаһ Тәгаләнең иң дәрәҗәле колларын рәнҗеткән кешеләрдән бер нәрсә дә калмый.

► Төп фикер. Гөнаһларга баткан кешеләр беркайчан да Аллаһның чакыруын кабул итмиләр.

► Төп вакыйгалар. Өч пәйгамбәрнең җибәрелүе.

► Коръәндә. Йә Син 36:26-27.

► Кабатлау өчен сораулар. Антакияга җибәрелгән кешеләр кемнәр була һәм алар белән нәрсә була? Ни өчен Асхаб әл-Карйә кешене ташлар атып үтерәләр?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий