Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 18

Асхаб әр-Расс1RYGyA6B9EE

Асхаб әр-Расс «Кое кешеләре» дигән сүз.

Әдитләр, сәмүдләр һәм Лут галәйһиссәламнең кавеме кебек үк, Асхаб әр-Расс Гарәп ярымутравының Төньяк-Көнбатышындагы Мәдйәннең халкы булалар.

Әл-Касим дигән җирлекнең бер шәһәрендә бик күп коелар була. Ул шәһәрне Әр-Расс дип исемлиләр. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “кое” дигән сүз.

Ул шәһәр Мәккә һәм Гыйрактагы Бәсра арасында була.

Әр-Расс шәһәре халкы Шугәйб пәйгамбәр галәйһиссәлам халкы булган дип фараз кылыныла.

Алар пәйгамбәрләрен тыңламау гына түгел, аны хәтта коега ташлыйлар.

Үзләренең гөнаһлары өчен бу кешеләр тулысынча юк ителәләр.

► Төп фикер. Тәкәбберлек кешене надан итә һәм төрледән-төрле гөнаһлар кылырга боера.

► Төп вакыйгалар. Пәйгамбәрнең галәйһиссәлам җибәрелүе. Халыкның һәлакәте.

► Коръәндә. Фуркан: 25:38; Каф 50:12.

► Кабатлау өчен сораулар. Кемнәр ул Асхаб әр-Расс? Пәйгамбәрләре Шугайб галәйһиссәлам белән алар нишлиләр?

***

Асхаб әс-Сәбт

Асхаб әс-Сәбт «Шимбә тыюын бозучылар» дигән сүз.

Муса галәйһиссәлам вакытыннан башлап, шимбә көне Бану Исраил өчен хезмәттән ирекле көнгә әверелә.

Шимбә көнне аларга бер нәрсә дә эшләмичә, бары тик Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Аны зикерләр белән олугларга боерыла. Һәртөрле эшне эшләргә тыела, шул исәптән балык тотарга да.

Ләкин Аллаһ Тәгалә аларны моның белән сынарга тели. Башка көннәргә караганда, нәкъ менә шимбә көнне балык күпләп диңгез ярына җыела.

Көннәрдән бер көнне кешеләрне саранлык биләп ала һәм алар шимбә көнне балыклар капкынга килеп эләгеп калсыннар өчен, җомга көннәрне кәнәүләр казый башлаганнар. Шулай, икенче көнне алар балыкны килеп җыя ала алганнар.

Дөреслектә, алар Аллаһ Тәгаләнең кануннарын, Ул кылырга кушмаган гамәлне үтәмәгәннәр, бары тик үтәгән кебек кыланганнар гына.

Ләкин Аллаһ Тәгаләне алдап булмый! Оятсыз рәвештә Аллаһның тыюларын бозган кешеләр бөтенесе дә чиркандыргыч булган маймыл һәм дуңгызларга әверелә.

Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хәдисендә килгәнчә, Аллаһ Тәгалә дуңгызларга һәм маймылларга әверелдергән кешеләр өч көннән артык яши алмыйлар. Алар ашый да, эчә дә, бала таба да алмаганнар.

Бу вакыйга булган шәһәрнең борынгы атамасы Айла (Элас). Хәзерге атамасы – Акаба.

Төп фикер. Аллаһ Тәгалә тыйган нәрсәләрне иман китергән кешеләр үзләренә файда алыр өчен, хәйләләп хәләл итәргә тиеш түгелләр. Яисә, ул инде хәзерге заманда ярамый, элек кенә тиеш булган дигән схәләр булырга тиеш түгел.

► Коръәндә. Бакара: 2:65; Нисә: 4:47, 154; Әграф: 7:163-166; Нәхел: 16:124.

► Кабатлау өчен сораулар. Ни өчен бану Исраил кавеменнән кайберәүләр маймыл һәм дуңгызларга әвереләләр? Алар ничек итеп шимбә тыюын бозалар?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий