Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 1

Нәни дустым!1334219561-503

Бүген без синең белән Бөек Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исем-сыйфатлары турында сөйләшә башларбыз.

Безнең иманыбыз – безнең байлыгыбыз ул. Иманыбыз һәм аның турында кайгырту бөтен нәрсәләрдән дә өстен булырга тиеш. Чөнки бары тик иманы булган кеше генә бу дөньяда һәм шулай ук киләсе тормышында бәхетле булачак. Имансызлар Ахыйрәттә берничек тә бәхетле була алмый. Алай гына да түгел, алар бу дөньяда ук тулы бәхеткә ирешә алмый.

Аллаһ Тәгалә бар иткән сәбәпләр әлеге иманның артуына яисә кимүенә китерә. Ниндидер вакыйгалардан иманыбыз арта, кайсыберләреннән соң төшә.

Иманлы булу һәм аны арттыруның бер көчле чарасы – Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең сөннәтендә искә алынган күркәм исем-сыйфатларын өйрәнү, аларның мәгънәсенә төшенү һәм Аллаһ Тәгаләгә шулар аша гыйбадәт кылу.

Бөек Аллаһ әйткән:

“Иң гүзәл исемнәр – Аллаһныкы. Шуңа күрә Аннан алар аша сорагыз һәм Аның исемнәре турында хаклыктан читләшүчеләрне калдырыгыз. Алар, һичшиксез, кылганнарына карата җәзасын алачаклар” (Әграф: 7:180)

Яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең бер хәдисендә:

“Аллаһның туксан тугыз исеме бар, бердән башка – йөз, һәм аларны исәпләгән һәрберсе Җәннәткә керәчәк”, – ди. («Сахихлар» әл-Бухари һәм Мөслим, Абу Хурайрадан)

Моның мәгънәсе: кем шул исемнәрен яттан белә, аларның мәгънәсен аңлый, Аллаһ Тәгаләне шулар аша мактый һәм алар аша Аннан теләгәнен сорый, шул Җәннәткә керәчәк.

Җәннәткә иман китерүчеләрдән кала берәү дә кермәгәнлеге билгеле. Димәк, бу – иманның бер чыганагы, аны арттыручы һәм какшатмаучы бер чара.

Аллаһның гүзәл исем-сыйфатларын өйрәнүнең өч баскычы бар: аларның яңгырашын белү, аларның мәгънәләрен һәм асылын аңлау, Аллаһ Тәгаләгә алар аша мөрәҗәгать итү. “Мөрәҗәгать итүсүзе астында монда Аллаһ Тәгаләне олылау, мактау, Аннан теләгәнеңне сорау, Аңа гыйбадәт кылу күздә тотыла.

Тик син, нәни дустым, шуны белергә тиеш: Аллаһ Тәгаләгәнең исем-сыйфатлары бары тик Аңа гына хас! Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тәгалә кебекләр юк! Һәм Аллаһ Тәгалә кебекләр дә шулай ук юк!

Алда әйтелгәнчә, мөселманның иманы Аллаһ Тәгалә турында белеп күтәрелә. Аллаһ Тәгаләне ул күбрәк белгән саен, Аны күбрәк ярата һәм иманы да үсә. Шуңа күрә, дустым, безгә бергәләп Аның исемнәрен танып-белүгә көч куярга, тырышырга кирәк. Ләкин шуны исеңдә тот, акыллым: без Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен өйрәнгәндә аларны бозмыйча, мәгънәләрен кире какмыйча, мәхлүкләрнең (ягъни Аллаһ бар иткәннәрнең, икенче төрле әйткәндә – синең белән безнең) сыйфатларына тиң кылмыйча, тасвирламыйча аңларга тиешбез. Һәм безнең гыйлемнәребез Коръәнгә һәм сөннәткә, шулай ук сәхәбәләргә һәм табигыйннәргә таянырга тиеш.

Аллаһ Тәгаләнең исемнәре – безнең динебезнең дә терәге ул. Шуңа күрә, акыллым, Аллаһның исемнәренә күчкәнче, башта кайбер сорауларны карап үтәрбез.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий