Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 9

Әли ДавыдLv-gZ9KRr5U

Әли Давыд — ул Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре Давыд галәйһиссәламнең гаилә әһелләре. Аларны Аллаһ Тәгалә Коръәндә нәкъ менә шулай дип атый.

Төп вакыйгалар. Дҗәлудның үтерелүе, Давыд галәйһиссәламнең патша булуы, Давыд галәйһиссәламнең кешеләргә пәйгамбәр итеп җибәрелүе.

***

Әли Фиргавен

Әли Фиргавен - «Фиргавен кешеләре» дигән сүз. Коръәндә Фиргавен яклы кешеләр шулай дип йөртелә

Төп фикер. Һәрбер кеше үзенең гамәлләре өчен җаваплы.

Төп вакыйгалар. Фиргавеннең мәрхәмәтсезлеге, кансызлыгы. Муса галәйһиссәламнең тууы. Аның пәйгамбәр итеп җибәрелүе.

***

Әли Ибраһим

Әли Ибраһим дип Коръәндә Ибраһим галәйһиссәламнең нәселе атала. Ибраһим галәйһиссәламнең нәселеннән булган балалары, балаларының балалары Изге Язмалар алганнар. Аның нәселеннән уннан артык иң бөек пәйгамбәрләр һәм мәшһүр булган патшалар чыккан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм дә Ибраһим галәйһиссәламнең нәселеннән.

Төп фикер. Кайбер гаиләләр бәрәкәтле була. Алар үзләренең изге гамәлләре сәбәпле бөек, игелекле нәсел белән бүләкләнәләр.

Төп вакыйгалар. Ибраһим галәйһиссәламнең җибәрелүе. Аның гаиләсендә башка пәйгамбәрләрнең тууы һәм аларның кешеләргә хаклык белән җибәрелүе.

Коръәндә. Нисә: 4:54.

Кабатлау өчен сораулар. Ибраһим галәйһиссәламнең нәселе турында син ниләр беләсең?

***

Әли ‘Имран

Әли ‘Имран Коръәндә ‘Имран гаиләсе улай диелгән. ‘Имран гаиләсе дә пәйгамбәрләр тууы белән бәрәкәтле була.

Төп фикер. Аллаһ Тәгаләгә ихлас гыйбадәт кылу гаиләдә бәрәкәт китерә.

Төп вакыйгалар. Бу гаиләдә туган пәйгамбәрләрнең тормышы.

Коръәндә. Әли ‘Имран сүрәсе.

***

Әли Лут

Әли Лyт — Лут галәйһиссәламнең гаиләсе һәм аңа ияргән кешеләрнең атамасы. Гөнаһларга баткан һәм котычкыч җинаятьләр кылган кавемгә җәза килгәндә, Лут галәйһиссәламнең хатыныннан кала алар бөтенесе дә утлы һәм ташлы яңгырдан коткарылалар.

Төп фикер. Һәр кеше дә гөнаһлары өчен җаваплы. Хәтта Аллаһның илчеләренең дә гаилә әһелләре, гөнаһлы булсалар, җәзага тартылганнар.

Төп вакыйгалар. Лут галәйһиссәламнең пәйгамбәр итеп җибәрелүе. Гөнаһлыларның һәлакәте.

Кабатлау өчен сораулар. Лут галәйһиссәламнең кавеме белән ни була?

***

Әли Муса

Әли Муса дип — Коръәндә Муса галәйһиссәламнең гаиләсе турында әйтелә.

Төп фикер. Игелекле гаилә ул — бөтен әһелләре дә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Ул риза булган гаилә.

Төп вакыйгалар. Муса галәйһиссәламнең тууы, аның җибәрелүе.

***

Әли Ягъкуб

Әли Ягъкуб ул — Ягъкуб галәйһиссәлам гаиләсе.

Төп вакыйгалар. Йосыф галәйһиссәламнең тормышы. Гаиләнең тулысы белән кушылуы.

Коръәндә. Йосыф сүрәсе.  

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий