Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 8

   ‘А’ишәSA28tpuhvOw

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм ‘А’ишәгә үзенең беренче хатыны Хәдичәнең үлеменнән соң өйләнә. Ул пәйгамбәребезнең иң якын сәхәбәләреннән булган Әбу Бәкернең кызы була.

‘А’ишә бик акыллы һәм искиткеч яхшы хәтерле була. Пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм аның бу сыйфатларын бигрәк тә ярата.

Мәдинәдә иңгән аятләрнең күбесе пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм аның янында булган вакытта иңә.

А’ишә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең яхшы тормыш юлдашчысы һәм тугрылыклы хатыны була.

Хәтта пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең үлеменнән соң да ул мөселманнарның көч һәм илһам чыганагы булуын дәвам итә.

Пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең үлеменнән соң А’ишә аның тормышы һәм ул кылган гыйбадәтләр турында булган иң мөһим гыйлем иясе булып кала. Ул аларны бик теләп кешеләргә тарата. Кешеләр аңа бик рәхмәтле булалар һәм гыйбадәтләре дөрес булсын өчен, аннан гыйлем алырга ашыгалар.

Ул пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең 2210 хәдисен һәм аның тормышыннан булган вакыйгаларны сөйли.

Монафикъларның башлыгы, җитәкчесе Абд Аллах ибн Убайй А’ишә турында бик күп ялганнар тарата. Һәм аның тормышында аны кайгыга салган һәм хәтта мөселманнарны шикләндергән, аның намусына кагыла торган бер бик зур ялган сүз чыгара һәм кешеләргә тарата.

Ләкин бөтен кешеләргә дә моның ялган икәнлеген Аллаһ Үзе белгертә. Бу вакытта Нур сүрәсе җибәрелә һәм А’ишәне ялган яладан чистарта, аның гаепсез булуын белгертә.

‘А’ишәнең балалары булмый. Ул алтмыш алты яшендә вафат була һәм Мәдинә шәһәренең ал-Баки’ зияратында күмелә.

Төп фикер. Гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә тиешләр. Ир белән хатын – бер-берсенә терәк.

Төп вакыйгалар. ‘А’ишә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең өйләнешүе.

Коръәндә. Нур: 24:12.

Туганлык җепләре. Ире — пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм; әтисе — Әбу Бәкер.

Кабатлау өчен сораулар. ‘А’ишә нинди кеше була? Исламга аның китергән файдалары нинди?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий