Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 7

Ахл ал-Инҗил dD4h69CUZ9s

Ахл ал-Инҗилхристианнарның Инҗил китабы кешеләре дигән сүз. Әле бозылмаган вакытта, элеккеге аларның китапларында Коръәндәге кебек үк Аллаһның боерыклары булган.

Тәүрат һәм Инҗилдәге сүзләр Коръәндә дә бар. Шуңа күрә аларга ышанырга кирәк.

Төп фикер. Тәкәбберлек кешене үз дине һәм иманытурында оныттыра.

Төп вакыйгалар. Исламның барлыкка килүе.

Коръәндә. Мәидә: 5:47.

Кабатлау өчен сораулар. Ахл ал-Инҗил дип кемнәргә әйтәләр?

***

Ахл ал-Китәб

Ахл ал-Китәб «Китап әһелләре» дигән сүз. Ул Изге китаплары Коръән иңгәнчегә кадәр күпкә элек бирелгән кешеләр.

Коръәндә аларга аерым бер урын бирелә.

Алар арасында диндар булып, Аллаһка иман китергән һәм дөрес гамәлләр кылган кешеләр бар. Коръән мөселманнарны алар белән матур сөйләшеп, диндә гомуми булган сорауларны аңлашуны хуплый.

Коръән Китап әһелләрен ике зур гөнаһлары өчен – соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмне кабул итмәүләре һәм үзләренең галимнәрен һәм динле кешеләрен Раббы урынына күреп, Аллаһка карата гаделсез һәм рәхмәтсез булуларын гаепли.

Коръәндә шулай ук аларның башка төрле гөнаһлары турында да да сөйләнелә: пәйгамбәрләрне үтерү, туры юлдан барырга баш тарту, үзләренә кулай рәвештә, ниндидер дөньяви максатлар күздә тотып, Изге китапларына үзгәртүләр кертү.

Ләкин мөселманнарга алар суйган хайванның итен ашарга, аларның хатын-кызларына өйләнергә рөхсәт ителә. Ә мөселман хатын-кызына аларның ирләренә кияүгә чыгарга рөхсәт ителми, тыела.

Төп фикер. Тәкәбберлек һәм хакимят кешеләрне гөнаһлы итә. Китап әһелләре Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә үзләренең китапларында әйтелгәнчә иман китермиләр һәм шуның белән гөнаһлы булалар.

Төп вакыйгалар. Исламның барлыкка килүе.

Коръәндә. Бәкара: 2:75, 91, 146; Әли-Гыймран: 3:64, 81, 110, 113, 114; Ән-Нисә: 4:46; Мәидә: 5:5, 13, 41; Тәүбә: 9:31; Ганкәбут: 29:46; Хәдид: 57:28.

Кабатлау өчен сораулар. Китап әһелләре нинди гөнаһлар кылганнар? Ни өчен Коръәндә аларга аерым урын бирелә?

***

Ахл Йасриб

Ахл Йасриб «Мәдинә кешеләре» дигән сүз. Коръәндә алар шулай ук Ахл ал-Мәдинә дип тә аталалар.

Йасриб (сүздән-сүзгә тәрҗемәсе «черек урын, болотолы җир») Мәдинә шәһәренең элеккеге исеме. Пәйгамбәребез алләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең Мәдинә шәһәренә күченеп, һиҗрәт ясавыннан соң, әлеге шәһәр Йасриб дип түгел, ә Мадинат ан-Наби яисә Әл-Мәдинә дип йөртелә башлый.

Мәдинәне ике туган кавем — аус һәм хәзрәдж халкы тәшкил итә. Кырык ел дәверендә алар бертуктаусыз берсе белән берсе дошманлашканнар. Һәм бары тик пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең җибәрелүе генә аларның дошманлыкларына нокта куя.

Әлеге кавемнең Исламны кабул итүче кешеләрен әнсарлар дип йөртәләр. Алар Ислам тарихында бик мөһим урынны яулыйлар.

Төп фикер. Дин һәм иман хәтта дошманнарны да берләштерә ала.

Төп вакыйгалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең һиҗрәте.

Коръәндә. Әли ‘Имран: 3:103; Тәүбә: 9:101; Әл-Әхзәб: 33:13.

Кабатлау өчен сораулар. Ике кавем арасындагы дошманлыкны нәрсә юк итә?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий