Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 6

Әл-ӘхбәрofxLPWEjshI

Әл-Әхбәр — алар Китап әһелләренең галимнәре һәм “изге” йортларындагы эшчеләр.

Мөселманнар аларны төрле гөнаһлары өчен туры юлдан тайпылучылар дип исәплиләр.

Алар ялган таратып, харам булган ризык һәм эчемлекләрне үзләренә хәләл иткәннәр. Алар ялган рәвештә кешеләрдән акча һәм малларын тартып алалар. Һәм иң түбәне – кешеләргә Аллаһның туры юлы буенча барырга комачау итәләр.

Төп фикер. Чиркәү һәм шуның ише биналарның эшчеләре яхшы, дини була дигән сүз түгел әле. Артык хакимлек кешеләрне Аллаһның туры юлыннан читләштерергә мөмкин.

Коръәндә. Мәидә: 5:63; Тәүбә: 9:34.

Кабатлау өчен сораулар. Әл-Әхбәр – нинди кешеләр? Кешегә артык хакимият килсә, нәрсә булырга мөмкин?

***

Ахл ал-Бәйт

Ахл ал-Бәйт - «өй әһелләре» дигән сүз.

Бу сүз белән Коръәндә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыннары күздә тотыла.

Гомумән, ул пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең бөтен гаилә әһелләрен аңлата, хәтта аның кызы Фатиманың һәм кияве ‘Али ибн Аби Талибның нәселен дә.

Аларның өч уллары була — Хәсән , Хусәйн һәм Мухсин (Мухсин сабый чагында үлә).

Һәм хәтта пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә Исламны таратырга ярдәм итүчеләр дә ахл ал-Бәйт дип исәпләнгәннәр.

Төп фикер. Бер гаилә булып кан буенча туганнар гына түгел, башкалар да исәпләнергә мөмкин. Бер диндә булучылар да бер гаилә кешеләре була.

Төп вакыйгалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең тормышы, Исламның барлыкка килүе.

Коръәндә. Әл-Әхзәб: 33:33.

Кабатлау өчен сораулар. Ахл ал-Бәйткемнәр алар?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий