Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 10

‘Али ибн Аби ТалибqoBGuteyZA4

‘Али Исламга керүчеләрдән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең ир туганнары арасыннан беренче һәм сан ягыннан икенче кеше була. Исламга керүчеләрдән беренчесе пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыны Хәдичә була.

Үзенең туганнарын Исламга чакырганнар арасыннан бары тик унөч яшьлек ‘Али гына аңа ышана. Ул гомере буе пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң тугрылыклы сәхәбәләреннән була.

Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм аны үз карамагына үзенең агасы Абу Талибның вафатыннан соң ала. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең ике туган энесен бик тә ярата.

Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Әбу Бәкер белән берлектә һиҗрәт кылырга киткәч, ‘Али, аны үтерергә теләгән курайшитлар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең инде Мәккәдән киткәнен сизмәсен өчен, аның өендә кала һәм аның киемнәрен киеп, аның урынына ята.

Бәдр сугышында җиңгәннән соң тиздән, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм ‘Алигә үзенең кече кызы Фатиманы хатынлыкка бирә.

Аларның өч уллары Хәсән , Хусәйн һәм Мухсин туа. Мухсин сабый чагында ук үлә.

‘Али үзенең батырлыгы һәм Ислам кануннарын тирәнтен булүе белән таныла.

656 нчы елда ул Исламның дүртенче хәлифе була.

‘Али мөселманнарның җитәкчесе, әмире мәрхәмәтсез булырга тиеш түгел дип исәпли. Ул башка мөселманнар белән тигез дәрәҗәдә булып, аларның проблемаларын уртаклашып, алар белән киңәшләшеп идарә итәргә тиеш дип уйлый.

Мөнафикълар һәм Аллаһ Тәгаләдән курыкмаган башка кешеләр мөселманнар арасында фетнә тараталар. Шушы фетнә вакытында, 661 нче елда ‘Али үтерелә.

Аның кабере Иракнның Ән-Наджаф шәһәрендә.

‘Алиның кайбер вәгазьләре, әйткән сүзләре һәм хатлары җыелып, “Наудж ал-Балага” (“Сүзгә осталыкка юл”) дип аталган китапка кергән.

► Төп фикер. ‘Али ибн Аби Талиб Ислам диненең тугрылыклы сәхәбәсе булган. Идарә итүче кеше Аллаһтан куркып, башкалар белән бер дәрәҗәдә аралашырга тиеш.

► Төп вакыйгалар. Исламга керү, һиҗрәт, Фатимага өйләнү , Али ибн Аби Талибның дүртенче хәлиф булуы, үлеме.

► Коръәндә. Шугара: 26:214.

► Туганлык җепләре. Икетуган абыйсы һәм каенатасыпәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм, әтисе — Абу Талиб; хатыны — Фатима; уллары — Хәсән, Хусәйн, Мухсин.

► Кабатлау өчен сораулар. Алиның Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә тулысынча тугрылыклы булуы нәрсәдән күренә? Мөэминнәрнең әмире нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий