Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 11

Әласа’ qOfEiIZlk08

Коръәндә Әл-Йаса’ “галәмнәрдә яшәүчеләрдән өстен ителүчеләрдән” дип әйтелә.

Ул Илйас пәйгамбәрнең укучысы була.

Әл-Йаса’ Израил җиренең себер патшалыгында безнең эрага кадәр IX гасырда яһүдиләр патшасы хакимлек иткән тынычсыз вакытларда яшәгән.

Әл-Йаса’ галәйһиссәлам аларның явызлыкларына каршы көрәшә һәм һәрвакыт Аллаһ Тәгаләнең юлында була.

Ул үзенең халкын алар гыйбадәт кыла торган “кояш алласы” Ваалга баш июне туктатып, Бердәнбер Аллаһка табынырга чакыра.

Аллаһ Тәгалә бөтен пәйгамбәрләргә дә, пәйгамберлекләрен исбат итүче күп могҗизалар бирә, шулай, Әл-Йаса’ галәйһиссәламгә Ул махау авыруын дәвалау могҗизасын бирә.

Төп фикер. Пәйгамбәрләр Аллаһ юлыннан нәрсә генә булса да китмиләр.

Төп вакыйгалар. Ваалга табыну. Әл-Йаса’ галәйһиссәламнең җибәрелүе. Пәйгамбәрнең могҗизасы.

Коръәндә. Әнгам: 6:86; Сад 38:48.

Кабатлау өчен сораулар. Әл-Йаса’ галәйһиссәлам ни өчен могҗизалар кылган?

***

‘Аммар ибн Йәсир

‘Аммар ибн Йәсир үзенең өендә мәчет оештыручы Мәккә шәһәренең беренче мөселманы була.

Әз-Зумар сүрәсендә: 39:9 аның турында әйтелә дип исәпләнелә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

“Төнге сәгатьләрен хушуглык белән сәҗдәләрдә һәм баскан килеш үткәрүче, Ахыйрате өчен курыккан һәм Раббысының мәрхәмәтенә өмет итүче кәфергә тиң мени?..” (39:9)

Аллаһ Тәгаләгә иман китергәннәре өчен, аның әти-әнисе Йәсир белән Сумайя даими рәвештә курайшитлардан мыскыллар кичергәннәр.

Ләкин Аммар ибн Йәсир батыр йөрәкле була һәм хәтта әти-әнисенең дин өчен һәлак булулары аны Исламнан һич кенә дә читләштерми.

Әле Ислам яңа гына бөреләнә башлаган чорда Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм Мәккә урамнарыннан барганда, ул Аммар ибн Йәсир һәм аның гаиләсенең курайшитлар тарафыннан кыерсытылуларын күрә. Аммар ибн Йәсир пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне күргәч, бу дөньяда үзен бары тик газап-җәфалар гына көтәчәк мени дип сорый. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм аңа сабыр булырга куша һәм аны бүләкләр көтәчәклеген һәм үлемнән соң Җәннәткә керәчәген әйтә.

Төп фикер. Ихлас булган иман иң авыр җәзаларда да какшамый. Иман китерүче кеше һичшиксез Җәннәткә керәчәк.

Төп вакыйгалар. Дин өчен җәфалар күрү. Мәккәдә беренче мәчетнең төзелүе.

Коръәндә. Зумар: 39:9.

Туганлык җепләре. Әтисе — Йәсир ; әнисе — Сумайя .

Кабатлау өчен сораулар. Ни өчен курайшитлар Аммар ибн Йәсирны һәм аның гаиләсен даими рәвештә җәфалыйлар?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий