Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 12

Ансарлар XNGWPQlxK0g

Ансарлар «ярдәмчеләр» дигән сүз.

Мәдинә шәһәренең беренче мөселманнарын шулай дип атыйлар.

Алар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә һәм аның курайшитларның эзәрлекләүләренә каршы торып һәм аларның мәрхәмәтсезлекләреннән Мәккәдән качып, Мәдинәгә һиҗрәт кылган сәхәбәләренә – мөхаҗирләргә ярдәм иткәннәр.

Ансарлар мөхәҗирләргә мораль һәм материаль яктан, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышканнар.

Аллаһ Тәгаләгә иман һәм тынычлыкны ярату – алар арасында көчле туганлык хисләре тудыра. Хәтта ансарлар мөхәҗирләр өчен һәрвакыт үзләренең хакларыннан да баш тартырга риза булганнар. Алар мөхәҗирләргә ярдәм итүне үзләренең намуслары итеп таныганнар.

Ансарлар да, мөхәҗирләр дә Коръәндә Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтенә лаеклылар дип искә алыналар.

Төп фикер. Аллаһ Тәгаләгә иман белән берләшкән кешеләр арасындагы бәйләнештән дә көчлерәк бәйләнеш юк.

Төп вакыйгалар. Һиҗрәт.

Коръәндә. Әл-Әнфәл: 8:72; Тәүбә: 9:100; Әл-Хашр: 59:9; Мунафикун: 63:7.

Кабатлау өчен сораулар. Ансарлар мөхәҗирләргә ничек ярдәм итәләр? Ни өчен ансарлар һәм мөхәҗирләр арасында туганлык хисләре туа?

***

Әл-А’раб

Әл-А’раб дип гарәпләрдән булган бәдәвиләрне – күчмә халыкны атыйлар. Алар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм вакытында чүлләрдә яшәгәннәр.

Аларның күпчелеге Мәдинә шәһәрендә һәм аның тирәсендә яшәгәннәр.

Мәдинәгә Ислам килгәч, бәдәвиләрнең кайбер кабиләләре динне кабул итәләр, ләкин аны бик аңлап һәм ышанып җитмиләр.

Алар арасында ихлас иман китерүчеләр дә, иманнары зәгыйфь булучылар да, бөтенләй имансызлар да була.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә каршында иман кешегә диннең чын асылын аңлап, ул йөрәгендә яши башлаганда гына килә диелә. Шунда гына кеше иманы өчен һәртөрле корбаннарга риза була.

Төп фикер. Сүзләрдә генә мөселман, бигрәк тә мөэмин булып булмый. Диннең асылын аңлап, бөтен җан белән ышанырга кирәк.

Төп вакыйгалар. Һиҗрәт.

Коръәндә. Тәүбә: 9:97, 99, 101; Худҗурат: 49:14.

Кабатлау өчен сораулар. Әл-А’раб – кемнәралар? Аллаһ Тәгалә каршында чын мөэмин-мөселман итеп кем исәпләнә?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий