Гыйсә галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Мәръям улы Гыйсә – Бану Исраилгә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр. Ләкин алар аның пәйгамбәр булуын кабул итмиләр һәм аның турында төрле фикергә киләләр. Кайберләре аңа карата артык мәхәббәттә булалар һәм аны шул хәтле зур дәрәҗәгә күтәрәләр ки, хәтта аңа һәм аның әнисенә гыйбадәт кыла башлыйлар. Алар – насаралар, яки икенче төрле әйткәндә, христианнар. Ә беришләре аның рәсул булуын кире кагалар һәм үзенә яла ягалар.
Ләкин Аллаһ Тәгалә:
“… Аллаһ аларга көферлекләре сәбәпле йөрәкләренә мөһер салды һәм алардан бик азлары гына иман китерде. Бу аларга иман китермәгәннәре һәм Мәръямгә ачы яла якканнары өчен һәм:
– Без Мәръям улы Гыйсәне – пәйгамбәрне үтердек, – дигәннәре өчен.
Ләкин алар аны үтермәделәр, бу аларга бары тик шулай булып күренде генә. Ә кемнәр аның хакында бәхәсләшә, алар шикләр эчендә. Аларда бу турыда бернинди дә гыйлемнәр юк һәм бары тик уйдырмалар белән генә идарә итәләр. Алар, төгәл, аны үтермәделәр: Аллаһ аны Үзенә күтәрде. Аллаһ – Кодрәтле, Хикмәтле!” – ди. (Нисә сүрәсе, 155—158).
«Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: «Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәръям улы Гыйсәне үтердек», — дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсәне үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйсә сурәтендә күренде. Яһүдиләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһ Тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды». (Нисә: 157 — 158)
Бу хәлләрдән соң Гыйсә галәйһиссәламнең шәкертләре өчкә бүленә. Беренчеләре: «Гыйсә ул — Аллаһ», — диләр. Икенчеләре: «Гыйсә ул — Аллаһның улы», — диләр. Бу ике төркем дә бу сүзләре белән кәфер булалар. Ә өченче төркем, Гыйсә өйрәткәнчә: «Гыйсә ул — Аллаһның колы һәм Аның пәйгамбәре», — дип мөселман булып калалар.
Хәзерге көндә, бу өченче төркем юк инде, чөнки аларның булганнары, соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең дәгъвате белән, аңа иярәләр.
Шуңа да, хәзерге заманда беренче һәм икенче төркемнәр генә кала һәм алар, Исламга кергәнчегә кадәр — кәфер булып кала бирәләр.
Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм хәдисләрендә әйткәнчә, Гыйсә галәйһиссәлам Кыямәт көне алдыннан төшәчәк һәм мөселманнар белән алдакчы Дәҗҗәлгә каршы сугышка чыгачак.
Бу сугышта ул Дәҗҗәлне үтереп, тәреләрне сындырачак һәм дуңгызларны үтереп, барча диннәрне ялган кылып, бердәнбер хак — Ислам диненә чакырачак.
Гыйсә галәйһиссәлам җир йөзендә кырык ел калачак. Бу чорда җир йөзендә бәрәкәт һәм нигъмәтләр булачак.
Комментарии: |