Яңа фикерләр:

postheadericon Гыйсә галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

iTE0NSS9Z
Ибн Кәсир исемле галим болай ди:
«Аллаһ Мәръям улы Гыйсәне ачык могҗизалар һәм вәгазьләр белән җибәргәч, алар аның Аллаһ бүләкләгән пәйгамбәрлегенә һәм искиткеч могҗизаларына, кешеләрне Аллаһ кушуы буенча сукыр һәм авыруларны дәвалаганына, үлеләрне терелткәненә һәм башкаларга хөсетләнәләр.

Бервакыт ул балчыктан кош ясый һәм аңарга җан өрә: ул чын кошка әверелеп, Бөек Аллаһ кодрәте белән күккә оча. Һәм кешеләр моны күрәләр. Ләкин шуңа да карамастан, алар аны ялганчыга чыгаралар, аңарга киреләнәләр һәм Гыйсә галәйһиссәлам үзенең әнисе белән шәһәрне калдырып, ил гизәргә киткәнче, бөтен көчләрен аңа зыян салуга түгәләр.
Ләкин алар моңа гына ризалашмыйлар һәм төрле планеталарга гыйбадәт кылучы Дамаскның шул вакыттагы грек мөшрикләреннән булган ил җитәкчесенә аның турында яла ягып ялган сөйлиләр.
Яһүдиләр ил җитәкчесенә Иерусалимда кешеләр арасында фетнә таратып, адаштыручы һәм үз халкын аның идарәсенә каршы котыртучы бер кеше барлыгын ялганлап сөйлиләр.
Идарәче нык ачулана һәм Иерусалимдагы үз кешесенә шул кешене тотып алып, тәрегә кадаклап, башына энәле тәкыя кидерергә кушып хат яза.
Иерусалимдагы хат җибәрелгән кеше әлеге хатны алгач, ул бу әмергә буйсынып, яһүдиләрнең бер төркеме белән Гыйсә галәйһиссәлам булган өйгә юнәлә.
Ул вакытта Гыйсә галәйһиссәлам үзенең унике-унөч хәвәриюны белән була.
Бу хәл җомга көн кояш батар алдыннан, ягъни, шимбә көн кичкә булган дип тә сөйлиләр.
Яһүдиләр өйне әйләндереп алалар. Шул вакытта Гыйсә яисә алар керәчәкләрен, яисә аның аларга таба чыгарга тиешлеген аңлап ала. Һәм үзенә иярүчеләргә:
– Кем миңа охшап, Җәннәттә минем юлдашым булырга тели? – ди.
Бер егет үз ризалыгын белдерә, ләкин Гыйсә галәйһиссәлам аны моның өчен яшь дип уйлый. Шуңа күрә ул үзенең сүзләрен икенче тапкыр, өченче тапкыр кабатлый, ләкин шул егеттән кала берәү дә үз теләген белгертми.
Шунда Гыйсә галәйһиссәлам әйтә:
– Син булырсың!
Шул вакыт Аллаһ Тәгалә шул егетнең тышкы кыяфәтен Гыйсә галәйһиссәламнеке кебек итеп үзгәртә. Һәм алар бер-берсенә бик охшаш булалар.
Шуннан өйнең түбәсендә тишек ачыла һәм Гыйсә галәйһиссәлам йокыга китә. Һәм шул хәлендә ул күкләргә күтәрелә. Аллаһ Тәгалә бу турыда: “Аллаһ әйтте:
– И Гыйсә! Мин сине кайтарырмын һәм Үземнең яныма күтәрермен” (Әли Гыймран, 55).
Ул күккә күтәрелгәч, аның укучылары йорттан чыгалар. Яһүдиләр әлеге егетне күреп, аны Гыйсә галәйһиссәлам дип уйлыйлар. Аны тотып алалар, тәрегә кадаклап куялар һәм башына чәнечкеле тәкыя кигерәләр.
Яһүдиләр бөтен кешегә дә аны кадаклаулары хакында сөйлиләр һәм моның белән мактаналар.
Христианнар моңа үзләренең наданлыклары һәм акыл зәгыйфьлекләре нәтиҗәсендә ышаналар.
Ә Гыйсә галәйһиссәламнең күккә күтәрелүенә аның белән йортта булучылар һәм үз күзләре белән моны күрүчеләр генә ышана».

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий