Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 4

ӘдитләрeKN0kSjXV90

Әдитләр кавеме Нух галәйһиссәламгә ышанганнар, аңарга ияреп, тугры булып, ул кушканнарны үтәгәннәр, ул тыйганнардан тыелганнар. Бер Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт кылып, Аннан куркып, бөтен өметләрен Бер Аңарга гына баглаганнар.

Алар борынгы Йәмән җирендә яшәгәннәр. Алар Нух галәйһиссәламнең Ирам исемле оныгының нәселеннән булалар.

Иң башта алар Аллаһ Тәгаләнең юлы буенча баралар.

Ләкин бер вакыт аларның байлыклары артып китә. Аларга Аллаһ Тәгалә тарафыннан муллык һәм бәрәкәт бирелә.

Баегач һәм уңышка ирешкәч, алар әкренләп, туры юлдан читләшә башлыйлар, маллары турында кайгыртулары Аллаһ кушкан әмерләрдән өстенрәк була башлый.

Шулай, алар тәкәбберләнәләр һәм туры юлдан тайпылып, хәтта Аллаһның берлегенә дә ышанмый башлыйлар. Алар үзләренә башка иләһләр эзлиләр, шул рәвешчә, Аллаһка рәхмәтсезлек белдерәләр, көферлеккә чумалар.

Әдитләр Сәда, Сәмуда һәм Харани дип исемләнгән потларга табына башлыйлар.

Алар үзләренең көчләренә, үз-үзләренә артык ышанып, ярлы, мескен, ятимнәрне кыерсыта башлыйлар, аларга карата мәрхәмәтсезлекләр күрсәтеп, үзләренә Аллаһның ачуын алалар.

Әдитләргә Һуд галәйһиссәлам җибәрелә. Ул аларны мәҗүсилек потларын ташлап, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра. Шулай ук Аллаһка буйсынып, зәгыйфьләргә карата кансызлык һәм мәрхәмәтсезлек күрсәтмәскә боера.

Ләкин Әдитләр аны тыңламыйлар, аны читкә этәрәләр. Алар аны мыскыллап көләләр.

Аллаһ Тәгаләдән җәза итеп җибәрелгән өч еллык ачлыкка түзәләр, ләкин барыбер пәйгамбәрләрен тыңларга, аңа иярергә баш тарталар.

Менә, ниһаять, Аллаһка иман китергән һәм Һуд галәйһиссәламгә ияргән әдитләрдән кала бөтенесен дә котычкыч давыл юк итә. Әлбәттә, бу – Аллаһ Тәгаләнең җәзасы була.

Төп фикер. Байлык кешеләрне тәкәббер иткәч, алар Аллаһ юлыннан тайпылалар һәм үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.

Төп вакыйгалар. Баюлары, тәкәбберлек, Аллаһ юлыннан баруда кирелек, әдитләрнең һәлакәте.

Коръәндә. Әграф сүрәсе: 7:65-72; Һуд: 11:50-60; Әл-Фуркан: 25:38; Шугара: 26:123-140; Ганкәбут: 29:38; Фуссыләт: 41:15-16; Әл-Әхкаф: 46:21-26, 128; Әз-Зәрият: 51:41-42; Камәр: 54:18-21; Әл-Хәкка: 69:4-8; Фәҗр: 89:6-14.

Кабатлау өчен сораулар. Әдитләр кемнәр алар? Алар ни өчен потларга табына башлыйлар? Һуд галәйһиссәлам әдитләргә нәрсә белән җибәрелгән?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий