Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 3

Абу Джахл

Абу Джахл ‘Умара ибн ал-Хаттабның агасы була.

Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә катгый рәвештә каршы була. Һәм Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең дошманнарының башлыгы булып, алар белән җитәкчелек итә.

Дөреслектә аның чын исеме Абу-л-Хакам була, ләкин мөселманнар аңа яңа исем — Абу Джахл исеме бирәләр. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул Наданлыкның Әтисе дигән сүз.

Ул пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә хөсетләнә. Аңа аның Аллаһның расуле булуы тынгы бирми.

Абу Джахл пәйгамбәребезгә һәм аның сәхәбәләренә төрледән төрле начарлыклар эшләгән, хәтта аларга Кәгъбә каршында намаз укырга да комачаулый торган булган. Абу Ләһәб һәм Абу Суфйан белән берлектә алар пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне, әле ул Мәккәдә яшәгән вакытта ук үтерергә телиләр. Тик аларның бер нәрсә дә килеп чыкмый.

Бәдр сугышы вакытында Абу Джахл мөселманнарга каршы меңнән артык сугышчылары булган армияне чыгара. Мөселманнар һәм күп кенә курайшитлар бу сугышның булуын теләмәсәләр дә, Абу Джахл бу сугышның башлануына, үзсүзләнеп, бөтен сәбәпләрне булдыра.

Ул үзе үк бу сугышта үтерелә.

Төп фикер. Хаклыкка каршы булып, аны кире кагучы кешеләр надан һәм акылсызлар. Алар һичшиксез Җәһәннәмгә кертеләчәкләр.

Төп вакыйгалар. Һиҗрәт, Бәдр сугышы.

Коръәндә: Галәкъ сүрәсе: 96:9-16.

Туганлык җепләре. Бертуганның улы ‘Умар ибн ал-Хаттаб, улы — ‘Икрима.

Кабатлау өчен сораулар. Абу Джахл пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләренә ничек комачау иткән? Аны ни өчен Абу Джахл дип йөрткәннәр?

***

Абу Ләһәб

Абу Ләһәб пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең агасы була. Ул һәм аның хатыны Умм Җәмил пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң явыз һәм мәрхәмәтсез, кансыз дошманнары булалар.

Алар бетми торган, тукамас сугыш алып барганнар.

Аны түбәнсеткәннәр, төрледән төрле күңелсезлекләр булдырырга тырышканнар, аңа иярүче сәхәбәләрне үтергәннәр.

Абу Ләһәб хәтта Исламның таралуын туктатып пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне үтерегә уйлаган дошманнар төркеменең берсе була.

Абу Талибның үлеменнән соң, Абу Ләһәб бану хашим кавеменең башлыгы була. Бу пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм өчен тагын да күбрәк авырлыклар тудырып кына калмый, хәтта аның гомеренә дә куркыныч яный.

Абу Ләһәб Бәдер сугышыннан соң озакламастан хурлыклы үлем белән үлә.

Аның шундый кансызлыгы, мәрхәмәтсезлеге өчен Коръәндә аны Аллаһ Тәгалә Ялкынның әтисе дип атый.

Аллаһ Тәгалә аны байлыгы да, дәрәҗәсе дә Җәһәннәм утыннан коткармаячагы хакында әйтә.

Төп фикер. Аллаһ һичшиксез, Үзенең гадел хөкемен үтәячәк. Һәрберебез дә үзебезнең гамәлләребез һәм уйларыбыз өчен җаваплы булырга тиешбез.

Төп вакыйгалар. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең һиҗрәте, Исламның җибәрелүе.

Коръәндә. Мәсәд сүрәсе: 111:1—5.

Туганлык җепләре. Бертуганныд улы — Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм; хатыны — Умм Җәмил

Кабатлау өчен сораулар. Ни өчен Абу Ләһәбне Ялкынның Әтисе дип йөртәләр?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий