Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 7 нче кисәк

1253390f24b97fde407e61dd8cdf4bfa

Сөләймән галәйһиссәлам бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруын ахыргы көненә кадәр дәвам итә.
Шулай ук, җеннәрнең яшерен гыйлемнәрне белмәүләре хакында кешеләргә аңлатыр өчен көннәрнең берендә Раббысыннан үзенең үлемен җеннәрдән яшерүне теләп, дога кыла.

Аллаһ Тәгалә аның догасын кабул итә һәм Сөләймән галәйһиссәлам таягына таянып баскан килеш вафат була.
Ул шулай басып торгач аның үлүен җеннәр белмиләр, аны исән дип уйлыйлар.
Күпмедер вакытлар узгач, Аллаһ Сөләймән галәйһиссәламнең үлүе турында кешеләргә һәм җеннәргә белгертергә тели һәм сарайга агач кортын җибәрә.
Ул агач корты Сөләймән галәйһиссәлам таянып торган таяк янына килә һәм аны ашап сындыра. Шунда Сөләймән галәйһиссәламнең тәне җиргә ава.
Менә шул вакытта гына аның үлгәнлеге башкаларга билгеле була.
Бу хәл кешеләргә җеннәрнең яшерен гыйлемне белмәгәннәрен ачык аңлата. Шулай ук, яшерен гыйлемне бары тик Бер Аллаһ Тәгалә Үзе генә белүче икәнен исбат итә.
Коръән аятьләрендә бу турыда алдагыча әйтелә (мәгънәсе):
«Без Давыд пәйгамбәргә Үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, Аллаһ әйтте:
– Әй таулар һәм кошлар! Давыд белән бергә тәсбихләр әйтегез».
Без аның кулында тимерне йомшак кылдык:
– Әй Давыд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.
Һәм Без Сөләймәнгә җилне буйсындырдык, ул җил белән көннең әүвәленнән зәвәлгә кадәр бер айлык юлны вә зәвәлдән соң көннең ахырына кадәр бер айлык юлны китәр иде вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен буйсындырдык вә җеннәр Раббыларының әмере буенча Сөләймәнгә хезмәт итәр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе, Без әйткәнчә Сөләймәнгә итагать итмәсә, Без аңа ут газабын татытырбыз. Ул җеннәр Сөләймән теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр вә сурәтләр ясар иделәр, өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр.
Әй Давыд балалары! Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итеп, Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләргә, чынлап шөкер итүче кешеләр, бәндәләребездән аздыр.
Сөләймәннең Без билгеләгән гомере беткәч, басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта, аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр, әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләймәннең үлгәнен белер иделәр һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләймән үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр: «Сөләймән безгә карап тора», — дип, һаман эшләделәр, егылгач кына: «Котылдык», — дип, качтылар». (Сәбә: 10 – 14)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий