Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

0
Бәлкыйс Сөләймән галәйһиссәламнең патшалыгында бик күп гаҗәеп нәрсәләр күрә. Ул андагы байлыкка, искиткеч хәлләргә аптырап йөри.
Сөләймән галәйһиссәлам сараеның идәннәрен пыяладан ясатып, астыннан су ага торган итәргә боерган була.

Бәлкыйс сарайга кергәч, пыяла идәннәргә басар алдыннан суга басам дип, күлмәкләре чыланмасын өчен күлмәген күтәрә төшә.
Сөләймән галәйһиссәлам аңа:
– Курыкма! Син пыяла идәннән барасың, киемең юешләнмәс, су аның астында, — дип тынычландыра.
Бөтен шушы гаҗәеп нәрсәләрне күргәннән соң, Сөләймән галәйһиссәламнең Аллаһ Тәгалә турында сөйләгәннәрен ишеткәннән соң, Бәлкыйс үз хатасын аңлап, Раббысы Аллаһка мөрәҗәгать итеп:
– Әй Раббым, хакыйкатьтә, мин үз-үземә золым кылганмын, инде Сөләймән белән бергә галәмнәрнең Раббысы Аллаһка иман китердем, — дип әйтә һәм мөселманнардан була.
Шулай итеп, Сөләймән галәйһиссәлам теләгәнчә, Бәлкыйс һәм аның кавем иманга килә.
Инде бу хакта Коръәндә ничек әйтелгәнен карыйк (мәгънәсе):
«Сөләймән әйтте:
– Әй җәмәгать, Бәлкыйснең тәхетен, алар минем яныма мөселман булып килгәннәренә чаклы миңа кем китерә? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый. Җеннәрдә булып көчле һәм куәтле булганы әйтте:
– Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, булдыручы.
Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат:
– Син күз ачып йомганчы мин аны сиңа алып килермен, — диде.
Сөләймән тәхетне алдында күргәч, әйтте:
– Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазылыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип, мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә — үзе өчен шөкер итә вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк, Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгел.
Сөләймән әйтте:
– Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз, Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?
Бәлкыйс Сөләймән янына килгәч, аңа әйтелде:
– Бу синең тәхетеңме?
Бәлкыйс әйтте:
– Бу тәхет минем тәхеткә ошаган, минем тәхетем булса кирәк, — диде.
Сөләймән Бәлкыйстән гаҗәпсенеп һәм Аллаһка шөкерана кылып әйтте:
– Ошбу хәлдән элек безгә һидәять, гакыл бирелеп, без иман китереп мөселман булган идек.
Сөләймән Бәлкыйсне Аллаһтан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде.
Бәлкыйскә Сөләймән тарафыннан пыяла сарайга кер, дип әйтелде.
Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм күлмәген күтәрә төште.
Аннары Сөләймән әйтте:
– Син уйлаганча су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясалган идән.
Бәлкыйс:
– Әй Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһка Сөләймән белән бергә иман китереп мөселман булдым, — диде». (Нәмел: 38 – 44)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий