Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 8

beautiful-Allahs-name-wallpaperБезне юктан бар итеп, күркәм рәвеш бирүче, әйләнә-тирәбездә камил табигате белән сокландыручы гүзәллекләр биргән, безне ризыкландырып, тәрбияләүче Бөек Аллаһның бөтен исемнәре дә гүзәл. Алар яңгырашы белән дә, әйтелеше белән дә, мәгънәләре белән дә күркәм.

Шулай, Аллаһ Тәгаләнең исемнәре арасында гүзәл булмананнары юк.

Аның кайбер исемнәре иләһи гамәлләр белән бәйле. Мәсәлән: Әл-Халик (Бар Итүче), Әр-Разик (Ризыкландыручы), Әл-Мухьи (Тормыш Бирүче), Әл-Мумит (Үлекләндерүче).

Бу исемнәрнең күркәм булуы барлык иләһи гамәлләрнең дә күркәм булып, берсе генә дә начар булмавы турында сөйли.

Аллаһ Тәгаләнең начар гамәле булса, ул Аның исемендә чагылыш табар иде. Һәм Аның бөтен исемнәре дә матур булмас иде. Ләкин, әлбәттә, бу алай түгел.

Киресенчә, Аллаһ Тәгаләнең гамәлләре арасында бөтенесе дә күркәм, гүзәл.

Начарлыклар һәм явызлыкларның Аллаһ Тәгаләгә, Аның исем-сыйфатларына, гамәлләренә бернинди дә катнашлары юк.

Аның гамәлләрендә һәм сыйфатларында бернинди дә начарлык юк. Ләкин явызлык Ул бар иткән мәхлүкләр арасында бар. Ягъни явызлыклар Аллаһ Тәгаләнең Үзенә бәйле түгел, алар Аннан аерым.

Моны без, акыллым, һәрвакыт хәтерләп, Аллаһ Тәгалә турында бары тик яхшы уйда гына булырга тиешбез.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий