Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 21 нче кисәк

Фиргавеннең хатыны.
ab141

Үзен кешеләрнең акылларының, җаннарының һәм тәннәренең хуҗасы дип исәпләгән Фиргавен, үзеннән башкага гыйбадәт кылуны күз алдына да китерә алмаган.
Мисырның бер онытылган почмагында гына булса да Муса галәйһиссәламгә иярүче барлыгын ишетсә, ул ярсуга килә.
Ул йә утыра, йә баса, йә шартлар дәрәҗәгә җитә, йә кызара.
– Ничек ул минем рөхсәтемнән башка Мусага иман китерә алган?!! Минем илемдә яшәп, миңа гыйбадәт кылмый! Минем нигъмәтләрем белән тукланып, миңа шөкер итми! Мисырдагы һәр кешенең хуҗасы мин түгел мени?!!
Ләкин Фиргавен үзе Аллаһның җирендә яшәп, Аңа каршы сугышканлыгын уйламый. Ул Аллаһ биргән нигъмәтләр белән ләззәтләнеп, мөртәдлекне чагылдыруын оныта!

Аллаһ аңа аның гаиләсендә билге күрсәтә.
Аллаһ аңа Үзенең тәннәре һәм телләре белән бер рәттән, акыллар һәм җаннар Хуҗасы икәнлеген күрсәтә.
Әгәр Аллаһ теләсә, Ул кешене аның гаиләсе белән аера ала. Әгәр дә теләсә, йөрәкләрне бер-берсеннән ерагайта.
Иман Фиргавеннең дә гаиләсенә үтеп керә.
Фиргавен әле бу турыда белми. Ул бер нәрсә дә эшли алмый кала.
Аның ире Мисыр патшасы булуына карамастан, Фиргавеннең хатыны Муса галәйһиссәламгә иман китерә.
Фиргавеннең иң якын һәм иң яраткан хатыны Фиргавеннең иләһ булуын кире кага.
Бу юлы хәтта Фиргавеннең очлы күзле шпионнары да бер нәрсә дә белми кала. Алар бер нәрсә дә сизмиләр.
Фиргавен әле үзенең иң якын кешесенең Аллаһка иман китергәнен әле белми.
Хәтта әгәр дә белсә дә, нәрсә эшли ала соң ул?
Чөнки аның хакимлеге тәнне буйсындыра ала, авызны томалый ала, ләкин кешеләрнең йөрәкләренә әмер бирә алмый.
Әйе, хатын иргә буйсынырга тиеш. Ләкин Бар Итүчегә каршылыклы булган мәхлүкләргә буйсыну юк.
Бала кеше үзенең әти-әнисенә буйсынырга тиеш. Ләкин әгәр дә алар Аллаһ Тәгаләгә тиңдәшләр кылырга чакыралар икән, аларга буйсыну юк.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә:
“Әгәр дә алар синең белән Миңа синдә гыйлем булмаган тиңдәшләр кылсын өсен сугыша башласалар, аларга буйсынма. Ләкин бу дөньяда аларга яхшылык кыл һәм Минем динемдәгеләр юлыннан бар. Аннары сез Миңа кайтарылачаксыз һәм Мин сезгә кылган гамәлләрегез турында хәбәр итәрмен”, – ди. (Лукман сүрәсе, 15 нче аят)
Иман китереп, хатын Аллаһ Тәгаләнең дошманы өендә яшәп, Аллаһка гыйбадәт кыла башлый.
Ул Фиргавеннең кешеләргә тагарга маташкан нәрсәләрен читкә кагып, Аллаһка гыйбадәт кыла башлый.
Аллаһ Тәгалә Фиргавеннең хатыныннан риза була һәм аны Фиргавеннән һәм аның зыяныннан коткара.
Аның иманы һәм батырлыгы өчен Аллаһ Тәгалә аның турында Коръәндә әйтә:
“Аллаһ иман китергәннәрдән үрнәк итеп Фиргавеннең хатынын китерә. Менә ул әйтте: “Раббым! Мине Фиргавеннән һәм аның кылган гамәлләреннән коткар! Миңа Җәннәттә Синең яныңда өй төзе һәм гаделсез кешеләрдән мине коткар!” (Тәхрим сүрәсе, 11 нче аят)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий