Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 20 нче кисәк

Иманлы ирнең нәсыйхәте.
73430

Иманлы ир үзенең кавеменә ихлас һәм дустанә киңәшләр бирә:
– И халкым минем! Миңа иярегез һәм мин сезне туры юлдан алып барырмын. (Гафир сүрәсе, 38 нче аят)
Иманлы ир үзенең кавеменең дөньяга мәхәббәт белән исергәнлеген белә иде.
Фиргавен үзенең байлыгы һәм көче белән исергән иде.
Ләкин бу дөнья – бары тик рәшәләр дөньясы гына һәм ул тиздән юкка чыгачак. (Гафир сүрәсе, 39 нчы аят)

Ул бу дөнья белән исерүнең кешеләргә Муса галәйһиссәламгә иярергә комачаулаганын аңлый. Шулай, алар бу дөньяга мәхәббәт белән көчле исерү белән исергәннәр.
Чөнки исерек кешеләр акылларын югалталар. Алар ишетмиләр һәм сизмиләр.
Шул сәбәпле, алар Муса галәйһиссәламнең дәгъвәтен ишетмәделәр.
Иманлы ир үзенең кавемен бу йокыдан айнытырга карар кылды.
– И халкым минем! Бу дөнья – бары тик куллану әйбере генә, ә ахыйрәт – яшәү урыны.
Надан кешеләр иманлы ирне диннән китәргә һәм ширек – Аллаһка тиңдәшлек кылырга – чакыралар. Алар аңа аталарының диненә кайтырга киңәш бирәләр.
– Аллаһка кайтыгыз! – дигән чакыруга каршы алар:
– Без ата-бабаларыбызның диненә нык тотынабыз, – дип җавап бирделәр.
Кавеменең киңәшләреннән туеп, иманлы ир:
– И халкым! Ни өчен мин сезне коткаруга чакырам, ә сез мине Утка чакырасыз?! Сез мине Аллаһка ышанмаска һәм аңа тиңдәшләр кылырга чакырасыз. Мин исә сезне Кодрәтле, Гафу Итүче Аллаһка чакырам. (Гафир сүрәсе, 41-42 нче аятләр)
Ул шулай ук:
– Миңа сезнең потларыгыздан булган пәйгамбәрне күрсәтегез! Нинди китап алардан иңгән?! Ул китапларга кем чакырган? Алар – бары тик сез һәм сезнең аталарыгыз кушкан исемнәр генә! Алар турында Аллаһ бернинди дә дәлил җибәрмәгән! (Нәҗем сүрәсе, 23 нче аят)
Ибраһим галәйһиссәлам, Йосыф галәйһиссәлам һәм Аллаһның бу пәйгамбәре Муса галәйһиссәлам дә бары тик бер Аллаһка гына чакырдылар. Чөнки җирдәге бөтен нәрсә дә Аллаһның барлыгын дәлилли. Җирнең бөтен почмакларыннан да бер Аллаһка гына чакыру килә.
Сез мине чакырган нәрсәләрнең бу дөньяда да, киләсе тормышта да догаларга лаеклы түгеллегенә шик юк. (Гафир сүрәсе, 43 нче аят)
Иманлы ир, үзенең кавеменнән өметен өзеп, аларны ташлап китә һәм әйтә:
– Сез мин әйткәннәрне исегезгә төшерерсез әле. Мин үземнең эшләремне Аллаһка тапшырам. Дөреслектә, Аллаһ Үзенең колларын күреп тора. (Гафир сүрәсе, 44 нче аят)
Фиргавеннең ачулы хезмәтчеләре иманлы ирне үтермәкче булалар. Ләкин Аллаһ аны коткара, ә дошманнарны юк итә.
“Аллаһ аны алар уйлаган зыяннан коткара, ә Фиргавеннең нәселен авыр җәза әйләндереп ала”. (Гафир сүрәсе, 45 нче аят)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий