Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 19 нчы кисәк

Фиргавен гаиләсеннән иман китерүче.
21154

Фиргавен Муса галәйһиссәламне үтермәкче була.
Фиргавеннең гаиләсеннән булган иман китерүче, ләкин иманын яшерүче ир:
– Сез аны бары тик “минем Раббым – Аллаһ”, – дигәне өчен генә үтерерсезме?! Ул бит сезгә Раббыгыздан ачык булган могҗизалары белән килде. – ди. – Ни өчен сез Мусага каршы чыгасыз? Ни өчен аңа газаплар китерәсез?! Аның юлын кабул итмәсәгез дә, аны тынычлыкта калдырыгыз! Тимәгез аңа, ул үз юлы белән йөрсен. Әгәр дә ул алдаша икән, аның ялганы бары тик үзенә генә зарар китерә. Ә әгәр дә дөресен сөйли икән, ул вәгъдә иткәннәр сезгә килер!

Сүзен дәвам итеп ул:
– И кардәшләрем! Үзегезнең байлыгыгызга, көчегезгә һәм гаскәрегез күплегенә була тәкәбберлеккә бирелмәгез! И халкым! Бүген сезнең хакимият бар һәм сез җирдә өстен. Ләкин әгәр дә Аллаһның җәзасы килсә, кем ярдәм итәр соң безгә?!
Фиргавен әйтә:
– Мин сезгә үзем кирәк дип тапкан нәрсәләргә генә күрсәтәм. Мин сезне бары тик туры юлдан гына алып барам. (Гафир сүрәсе, 28 – 29 нчы аятләр)
Иман китергән ир аларны моңарчы яшәгән халыкларның язмышы турында исләренә төшереп, туктатмакчы була:
– И халкым минем! Мин Нух кавеме, әдитләр, сәмудләр һәм аларга кадәр булган җинаятьтәш кавемнәр белән булган көн сезгә дә килеп җитәр дип куркам. Аллаһ Үзенең коллары белән гаделсез түгел. (Гафир сүрәсе, 30 – 31 нче аятләр)
Ул аларны Кыямәт Көне белән дә кисәтә:
– Сез Кыямәт Көне булачагын беләсезме? “Ул көнне кеше үзенең кардәшен, үзенең әнисен һәм әтисен, үзенең хатынын һәм улларын ташлар, чөнки һәрбер кешенең үзенең кайгысы җитәрлек булачак”. (Габәсә сүрәсе, 34-37 нче аятләр)
“Ул көнне, Аллаһ Тәгаләдән куркучылардан кала, бөтен яратучы иптәшләр дә дошман булачаклар”. (Зухруф сүрәсе, 67 нче аят)
“Ул көнне сурга өрәчәкләр, алар арасында туганлык җепселләре калмаячак, алар бер-берсен сораштырмаячаклар”. (Муэминун сүрәсе, 101 нче аят)
“Ул көнне, торгызылганнан соң җир өстенә чыккач, Аллаһтан алар турында бер нәрсә дә яшерен булмас. Бүген хакимлек Кемнеке соң? Бердәнбер, Кодрәтле Аллаһныкы”. (Гафир сүрәсе, 16 нчы аят)
“Ул көнне кешеләр котычкыч халәттә булачак. Алар кычкырачаклар, бер-берсен ярдәмгә чакырачаклар, Җәһәннәмнең газапларыннан качарга тырышачаклар. Ләкин Аллаһның җәзасыннан аларны коткара алырдай бернәрсә дә юк!” (Гафир сүрәсе, 32-33 нче аятләр)
Иман китергән ир шулай ук:
– И халкым минем! – диде. – Мин сезнең өчен кешеләр берсен берсе ярдәмгә чакыра торган көн килеп җитүеннән куркам. Кемне Аллаһ адаштыра, аны беркем дә туры юлга бастырмас!
Аллаһ сезгә нигъмәтләр биргәч, сез Аңа шөкер итмәдегез һәм аның кадерен белмәдегез. Ә ул нигъмәтләр сездән киткәч, нык үкендегез. Мәсәлән, сезгә Йосыф галәйһиссәлам килгәч, сез аның кадерен белмәдегез, дәрәҗәсенә хак бирмәдегез. Ә инде ул үлгәч: “Субхан Аллаһ! Моңарчы дөнья әле аның кебек пәйгамбәрне, гадел патшаны, бөек кешене белмәгән!” – дидегез. Сез елый-елый: “Йосыф кебекләр бүтән булмаячак. Аның кебекләр бүтән юк!” – дидегез.
Йосыф моңарчы ачык могҗизалар белән килде, ә сез хәзергә кадәр аның сезгә алып килгәненә шикләнәсез. Ә ул үлгәч, сез: “Аллаһ аннан соң пәйгамбәр җибәрмәс”, – дигән идегез. Шулай, Аллаһ чикләрне узганнарны һәм шикләнүчеләрне ялгышлыкка кертә. (Гафир сүрәсе, 34 нче аят)
Шулай ук, сез бу пәйгамбәрдән соң да борчылырсыз, кайгырырсыз һәм үкенерсез.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий