Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 18 нче кисәк

Фиргавеннең ахмаклыгы.
0_28b44_720c21e2_XL

Фиргавен Муса галәйһиссәламнең мәсьәләсе белән борчулы була. Аның тынычлыгы кача һәм ул йоклый алмый. Аңа ризык та, су да ошамый.
Сарай кешеләре:
– Мусага һәм аның халкына җирдә фәсәд таратырга һәм синнән, синең иләһләреңнән баш тартырга рөхсәт итәрсеңме? – дип ярсуын тагын да арттыралар.
Ярсуланган Фиргавен:
– Без аларның улларын үтереп, хатыннарын исән калдырырбыз. Без алар өстеннән какшамас хакимлеккә ия! – ди.
Фиргавен Бану Исраил һәм Мисыр халкын Муса галәйһиссәламнән ерагайтыр өчен бөтен явыз уйларын да куллана.

Фиргавен үзенең халкына:
– И халкым! Мисыр хакимияте һәм астан агучы елгалар минем кулымда түгелмени? Сез күрмисез мени? Мин шул көчкә аңлаша торган җирәнгечтән яхшырак түгел мени?
Фиргавен әйтә:
– И аксөякләр! Мин сезнең өчен үземнән башка бернинди дә иләһләрне белмим!
Һәм үзенең халкын үгетләгән сыман:
– И Һәман! Кызыл балчык астын яндыр һәм мин Мусаның Алласына таба менә алсын өчен миңа биек каланча төзе. Дөреслектә, минемчә, ул – ялганчыларның берсе.
Һәман осталарны җыйган, ут яккан һәм биек каланча төзү эшен башлаган.
Ләкин зәгыйфь кешенең тырышлыгы кая хәтле барыр соң?!
Һәман да, осталар да арыйлар. Балчык һәм кирпеч бетә.
Фиргавен, айга түгел, болытларга да барып җитми.
Фиргавен, кояшка түгел, айга да барып җитми.
Фиргавен, йолдызларга түгел, кояшка да барып җитми.
Мескен Фиргавен! Ул әллә биек күкнең һәм җирнең бар итүчесе Аллаһ икәнлеген белмиме?! Күкләрдә һәм җирдәгеләр, алар арасындагы, җир астындагы – бөтенесе Аллаһныкы.
Фиргавен Муса галәйһиссәламне үтерүдән башка чара тапмый. Ул аны җимерүче һәм фетнә таратучы дип игълан итә.
– Миңа Мусаны үтерергә комачау итмәгез. Ул үзенең Раббысын чакырсын. Мин аның сезнең динегезне алыштыруыннан һәм җирдә фәсәд тартуыннан куркам, – ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий