Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 17 нче кисәк

Фиргавеннең янавы.
nepojmenovany-6

Фиргавен ярсый.
Ул үз урынында утырып тора алмый башлый.
Аны яшен суккан кебек һәм өстендә күк күкрәгән кебек була.
Мескен Фиргавен! Бүген аның өчен көтелмәгән хәлләр булды!
Ул Муса галәйһиссәламне сихерчеләр ярдәмендә җиңмәкче иде. Ләкин сихерчеләр Муса галәйһиссәлам яклы булдылар.
Фиргавен халыкны Муса галәйһиссәламнән үз ягына аударыр өчен сихерчеләрне җыйды, ләкин нәкъ менә шул сихерчеләр Муса галәйһиссәламгә иман китерүчеләр булды.

Фиргавеннең уклары үзенә тиде…
Фиргавен үзен кешеләрнең җаны, тәне, акылы хуҗасы дип исәпли иде.
Ул үзенең ихтыярыннан башка берәү дә бер нәрсәгә дә иман китерергә тиеш түгел дип исәпли иде.
Шуңа күрә ул үзенең тәкәбберлеге һәм үз-үзенә ышанганлык белән:
– Сез аңа мин сезгә рөхсәт иткәнче ышандыгызмы?! – ди. – Дөреслектә, ул сезне сихергә өйрәткән иң өлкәнегез!
Шулай ук, үз ялганына үзе ышанып ул:
– Дөреслектә, бу – шәһәрдән кешеләрне куып чыгарыр өчен сез уйлап тапкан явыз уйлар! Ләкин тиздән сез белерсез әле!
Аннары ачуы белән:
– Мин сезнең бөтенегезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны аркылы-торкылы кисәм һәм баганага кадаклап куям! – ди.
Алар исә:
– Куркыныч түгел! Дөреслектә, без үзебезнең Раббыбызга кайтарылачакбыз. Без беренче иман китерүчеләр булганыбыз өчен, Раббыбыз безнең гөнаһларыбызны кичерер дип көтәбез.
Алар үзләренең иманнарын каты яклыйлар һәм:
– Дөреслектә, без Аллаһ гөнаһларыбызны һәм син безне мәҗбүриләгән сихерне кичерсен өчен Раббыбызга иман китердек. Аллаһ яхшырак һәм мәңгелек. Кем дә кем үзенең Раббысына гөнаһлылырдан булып килә икән, аңа анда үлми һәм яшәми торган Җәһәннәм әзерләнгән. Кем дә кем иман китергән килеш һәм изге гамәлләр кылып Аның каршына килә икән, аңа югары дәрәҗәдәге елгалар ага торган Эдем бакчалары әзерләнгән. Алар анда мәңге булачаклар. Чистарынучыларга шундый бүләк.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий