Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 16 нчы кисәк

Ялган белән хаклык арасында.
Priophet-Musa-Slide11-1024x768

Муса галәйһиссәлам аларга:
– Атарга җыенган нәрсәгезне атыгыз, – ди.
Алар үзләренең бауларын һәм таякларын аталар һәм:
– Фиргавеннең кодрәте өчен! – диләр. – Без һичшиксез өстен булырбыз!
Мәйданга җыелган халык искиткеч күренешкә шәһит була: мәйданда еланнар шуышып йөри башлый. Кешеләрнең котлары оча. Алар:
– Еланнар! Еланнар! – дип артка чигенәләр.

Хатыннар кычкыра, балалар елый һәм мәйдан:
– Елан! Елан! – дигән тавышлар белән тула.
Муса галәйһиссәлам боларның бөтенесен дә күреп, гаҗәпләнә: аңа аларның таяклары һәм баулары селкенгән булып күренә.
Муса галәйһиссәламнең йөрәгендә курку барлыкка килә. Ничек башкача булсын ди?! Бу бит бик мөһим, хәлиткеч имтихан! Имтихан көнендә яки аны тапшырасың, яки хурлыкка каласың.
Аллаһ сакласын, ә әгәр дә сихерчеләр җиңсә?! Ә Муса галәйһиссәлам җиңелсә?! Аллаһ сакласын!
Шул вакытта нәрсә булыр соң? Аллаһ сакласын!
Муса галәйһиссәламнең җиңүе – гади җиңү генә түгел, ул – Фиргавенне җиңү!
Бу – хаклыкның ялганнан җиңүе!
Җиңелүдән Аллаһ сакласын!
Ләкин Аллаһ Үзенең пәйгамбәрен тынычландыра һәм әйтә:
– Курыкма! Син өстенлек алачаксың! Үзеңнең кулыңда тотканыңны ташла һәм ул алар кылганны йотачак. Дөреслектә, алар кылган нәрсә – ул сихерче ялганы, ә сихерче кайда гына килсә дә, уңышка ирешмәс. (ТаХа сүрәсе, 68 – 69 нчы аятләр)
Муса галәйһиссәлам әйтә:
– Сез сихер күрсәттегез. Дөреслектә, Аллаһ аны файдасыз, буш итәчәк. Аллаһ золымлык таратучы гамәлләрне төзәтми. Аллаһ хакыйкатьне, гөнаһлыларның нәфрәтенә карамастан, Үзенең сүзләре белән раслар. (Йоныс сүрәсе, 81 – 82)
Аннан соң Муса галәйһиссәлам үзенең таягын ташлый һәм ул ялган белән уйланылганның бөтенесен дә йота. (Шуара сүрәсе, 45 аят)
Хаклык раслана һәм алар кылганнар файдасыз булып кала. (Әграф сүрәсе, 118 нче аят)
Сихерчеләрнең күргәннән котлары алына, алар югалып кала, буталалар:
– Нәрсә бу? Без сихернең нәрсә икәнлеген һәм аның бөтен серләрен беләбез.
– Безне монда беркем дә уздыра алмас! Без сихер эшендә иң яхшылары!
– Муса күрсәткәннәр – сихер түгел!
– Юк, ул сихер түгел!
– Әгәр дә ул сихер булса, без аңа җавап бирә алыр идек.
– Безнең сихеребез аның гамәле каршында сүнде! Ул кояшта тамчы кебек юкка чыкты!
– Каян соң бу могҗиза?!
– Дөреслектә, бу – Аллаһтан!
Сихерчеләр Муса галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә һәм аңа бирелгән бөтен могҗизаларга да иман китерәләр.
Аннары алар бөтенесе бергә бар тавыштан:
– Без Мусаның һәм Һәрунның Раббысына иман китердек! – дип кычкыралар.
Шунда сихерчеләр Аллаһ Тәгаләгә сәҗдә кылалар. Алар:
– Без галәмнәрнең Раббысына иман китердек, Муса һәм Һәрунның Раббысына! – диләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий